+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 октябрь 2020, 08:25

Кырым – безнеке, ә Төркия һаман ышанмый...

Русия Дәүләт думасының Кырым төбәгеннән депутаты Андрей Козенко фикеренчә, Төркиянең Кырымга карата бердәнбер дөрес карары кырымлыларның үзбилгеләнешкә хокукын тану булыр иде. Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдергәнчә, Әнкара Кырымны Русия төбәге дип танымый һәм Украина белән бергә кырым татарларына ярдәм итәргә ниятли.

"Әгәр Төркия, чынлап та, кырым татарларына сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итәргә тели икән, бердәнбер дөрес карар - кырымлыларның үзбилгеләнешкә хокукын тану һәм Кырымда калып, Русия паспортларын алган халыкның күбесенә бу хокукны бирү", - ди Козенко.

Аның сүзләренә караганда, Төркия Кырымны 1783 елдан ук Русиянең өлеше дип танымый һәм, янәсе, кырым татарларына үз ярдәмен күрсәтергә теләве турында сөйләп, бөтенләй башка максатларны да эзәрлекли. "Кырым мәсьәләсе хәл ителде һәм бөтенләйгә ябылды", - дип ассызыклады депутат.

Кырым 2014 елның мартында уздырылган референдумнан соң Русия төбәге булды, анда Кырым Республикасы һәм Севастополь сайлаучыларының күбесе Русия составына керү яклы иде. Кырым хакимияте 2014 елның февралендә Украина җитәкчелегендәге үзгәрешләрдән соң референдум уздырды. Украина элеккечә үк Кырымны үз, ләкин вакытлыча оккупацияләнгән территория дип саный.

Русия җитәкчелеге Кырым халкының демократик юл белән, халыкара хокук һәм БМО Уставы нигезендә, Русия белән кушылу өчен тавыш бирүен күп тапкырлар белдерде. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, Кырым мәсьәләсе “тулысынча ябылган".

Фото: travelvesti.ru
Читайте нас