Радий Хәбиров сәнәгать үсеше белән риза булуын әйткән.
Бүген республика Башлыгы социаль челтәрләрдә икътисади үсеш турында язды.
"Без, чыннан да, катлаулы чорда яшибез. Ничек кенә булмасын, икътисад үсәргә тиеш. Сәнәгать үсеше өчен республикада ныклы нигез булдырдык. Атап әйткәндә, 5 технопарк, 10 индустриаль парк. Бу 4200 кешегә эш урыннары бирде.
Ел башыннан 20 "Сәнәгать сәгате" үткәрдек. Сәнәгать җитештерү 96,5 процент тәшкил итә. Безгә күбрәк предприятиеләр белән эшләргә кирәк, үзебездә җитештерелгән продукция белән кулланырга кирәк. Әлбәттә, сыйфат та югары булырга тиеш. Предприятие җитәкчеләренә рәхмәт. Алар элеккечә эшләрен дәвам итә. Бергәләп барлык авырлыкларны да җиңә алачакбыз", - дигән ул.