+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 октябрь 2020, 11:00

Никита Михалковка "Хезмәт Герое" исеме бирелде!

Русия Президенты Владимир Путин ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдәге аерым казанышлары өчен Никита Михалковка "Хезмәт Герое" исемен бирү турындагы указга кул куйды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

"Илебез мәдәниятен, сәнгатен үстерүдәге аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен кинорежиссер, җәмәгать эшлеклесе Никита Михалковка "Хезмәт Герое" исемен бирергә", - диелә хәбәрдә.

Никита Михалков үзе дә төрле рольләр уйнаган. Ул - "Утомленные солнцем" фильмы өчен "Оскар" премиясе иясе, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденының тулы кавалеры. Шуны билгеләргә кирәк, бүген Никита Сергеевичка 75 яшь тулды.

Михалковның иң танылган кинолары: "Пять вечеров", "Свой среди чужих, чужой среди своих", "Родня", "Несколько дней из жизни Обломова", "Неоконченная пьеса для механического пианино", "Раба любви", "Утомленные солнцем". Шушы кинолар өчен аңа бик күп халыкара премияләр тапшырылган.

#ВладимирПутин

Фото: ТАСС сайтыннан.
Читайте нас