V чакырылыш муниципаль район Советы утырышында Башкортстанның Шаран районы хакимияте башлыгы билгеләп куелды.
Тавыш бирү йомгаклары буенча район башлыгы вазыйфасына Фидан Ишемгулов билгеләнде.
Ишемгулов Фидан Әлфир улы 1981 елның 4 августында Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә туган. Ике югары белеме бар. Хезмәт эшчәнлеген 2004 елдан Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм сәүдә министрлыгының халыкара хезмәттәшлек бүлегендә башлаган.
2009 елның маеннан Башкортстан Президенты Хакимиятендә эксперт-аналитик идарә инфраструктурасын үстерү бүлегендә, 2011-14 елларда - Башкортстан Президенты Хакимиятенең тышкы элемтәләр, 2014 елның маеннан 2019 елга кадәр Башкортстан Хөкүмәте Аппаратында икътисадны модернизацияләү бүлеге мөдире булып эшләгән.
2019 елның маеннан Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары булган.
Фото: Башнформ агентлыгы