+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 октябрь 2020, 06:45

Бер авыз сүзнең ике авыз мәгънәсе бар

Ни аяныч, АКШның гамәлдәге җитәкчелеге еш кына бу хакыйкатьне онытып җибәрә.

Ни аяныч, АКШның гамәлдәге җитәкчелеге еш кына бу хакыйкатьне онытып җибәрә.

Бәйрәмне көтү, чыннан да, йөрәкне бәйрәмнең үзеннән дә ныграк ярсыта бит. Хәтта кадерле кунак каршыласаң да, кем беләндер очрашырга җыенсаң да дөньяңның бөтенлеген карыйсың, әйтер сүзләреңне чамалыйсың, килер кешенең уй-максатларын мөмкин кадәр алдан ук күзаллый башларга тырышасың. Зур дәүләт башлыкларының очрашуында да, күрше-күләннең аралашуында да, нигездә, гомум бер уртаклык бар: син бу дөньяда яшисең икән, башкалар өчен йөрәгеңне ача, телеңне эчкерсез чишә дә бел. Дәүләтара югары сәясәт, акыллы дипломатия, фикерләр уртаклыгын табу гади генә теләктән, максаттан, омтылыштан башлана.

Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп белән илебез башлыгы Владимир Путинның Финляндия пайтәхете Хельсинки шәһәрендә очрашып сөйләшүенә байтак вакыт үтеп бара. Хельсинки — халыкара төрле гамәлләр өчен гадәти урын. Бу шәһәрдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек буенча 1975 елның июленнән беренче августка кадәр үткән киңәшмәне генә хәтергә төшерик. “Салкын сугыш” һәм блокларның йөзгә-йөз торуы шартларында 33 Европа дәүләте һәм АКШ белән Канада уртак фикергә килә алып, Хельсинки да шундый килешүгә ирешкән иде.

Дәүләтара мөнәсәбәтләрнең төп принциплары кырык биш ел элек түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Беренчедән, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң хасыйл булган ил чикләренең тиелгесезлеге. Икенчедән, сәясәттә, иминлекне тәэмин итүдә, икътисадта һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек юлларын һәрдаим эзләү. Киңәшмә анда катнашкан һәр дәүләткә дә файда китерде. Шул ук вакытта, әлбәттә, ирешелгән ки­лешүләрдә һәркем үзенә отышлы якларны күрергә тырышты. Бу да табигый, чөнки гомум эш күмәкләр өчен, ә чынбарлыкта исә илләр һәм кавемнәр гомер бакый “ат үлгәндә эт сөенә” дигән кагыйдә белән яши.

Советлар Союзы җитәкчелеге, мәсәлән, киңәшмә нәтиҗәләрен “чик­ләнгән суверенитет” дигән совет доктринасын халыкара дәрәҗәдә тану дип бәһаләде. СССР лидерлары киңәшмә Көнчыгыш Европа ил­ләренең эчке тормышына Көн­батышның кысылуын туктатыр дигән ышанычта булды. Көнбатыш илләре исә киңәшмә социалистик дәү­ләтләрдә кеше хокукларын тәэмин итү җәһәтеннән күзәтү мөмкинлеген бирде дип исәпләде. Дөньядагы хәзерге хәлләр СССР ягыннан өметләрнең тулысынча буш булуын раслады. Аның каравы, Көнбатыш өчен тезген дә, тышау да юк булып чыкты.

Хельсинки, гомумән, Финляндия, тыштан хөсет таратылмаса, тыныч, кунакчыл урын, финнәр дә иминлекне иманга әверелдергән кавем.

Илләр, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр очраклы рәвештә очрашканда кул кысышу яисә табын янында бер-береңә ягымлы сүзләр әйтү белән генә җайлана алмый. Бик катлаулы бу эштә башлангыч һәм соңгы сүзне кем әйтә? Сәясмәннәрме? Дипломатлармы? Хәрбиләрме? Элекке заманнарда бу кешеләрнең дәүләт белән идарә итү иерархиясендә тәгаен урыны, үз фикере һәм шөгыле булган. Хәзер югары сәясәт белән берүк вакытта ил җитәкчеләре дә, илчеләр дә, генераллар да шө­гыльләнә сыман. Мәскәү телеканалларындагы иксез-чиксез ток-шоу­ларга колак салсаң, гәзитләрне укысаң, илдә акыл ияләренең шулкадәр күплегенә хәйран каласың. Игенчеләр, төзүчеләр, галимнәр илендә түгел, политологлар җәмгыятендә яшибез икән.

Халыкта: “Авыз-борыны кыеш булса да, бай баласы сөйләсен”, — дигән сүз бар. Шул хакыйкатькә ияргәндә, нинди генә сәясәт алып бармасын, бөек тә, куәтле дә Америка Кушма Штатларына янә әйләнеп кайтмый булмый.

Дональд Трамп хакимиятенең Ак йортка кереп төпләнүенә дүрт елга якын гомер үтте. 2016 елда узган җәнҗаллы сайлаулар, беренчедән, әле булса барлык Русия-Америка мөнәсәбәтләрен агулавын дәвам итә. Икенчедән, президентның тышкы сәясәттә нинди юнәлеш тотачагы һаман төсмерләнми. Дөрес, телевизордан күренүенчә һәм матбугатта әйтелә килгәнчә, миллиардер-президент сайлау чорында күнеккән ярсулыгын, фикерләренең буталчыклыгын һәм сүз чамасын белмәвен саклап калган. Аның “Путин белән мө­нәсәбәтләрне җайлаячакмын”, дигән вәгъдәләре, әле калкып, әле онытылып тора. Хельсинкига кадәрге аягүрә генә очрашып йөрүләр, телефон аша сөйләшүләр атом-төш кораллы ике төп дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләренә моңа чаклы тамчы да йогынты ясый алмады.

Моны да аңларга мөмкин, чөнки Дональд иң тәүдә — эшкуар, безнеңчә әйткәндә, олигарх, моңа кадәр сәясәт белән җитди шөгыльләнмәгән. Аның президентлыкка ни өчен омтылуы, кемнәрнең мәнфәгатен алга сөрергә тиешлеге анык кына билгеле түгел. Ә Кушма Штатлар мохитендә йогынтылы андый көчләрнең барлыгы һич шик тудырмый. Трампның тышкы сәясәттә үзаллы фикергә килә алмавы, бәлки, шул элитаның аның башлангыч адымнарын хупламавыннан киләдер? Һәрхәлдә, халык алдында үзен кыю, хәтта горур тоткан президентның ил эчендәге сәяси җәнҗал өстеннән күтәрелә алмавы — аның сәясмән буларак әзерлексез икәнлеген раслады. Дональдны, мөгаен, Франклин Рузвельт, Дуайт Эйзенхауэр, Джон Кеннеди, хәтта Рональд Рейган белән дә чагыштыру урынсыздыр.

Әйе, Кушма Штатларда пре­зидентның вәкаләтләре ифрат зур. Дәүләт башлыгы буларак, ул Кораллы Көчләрнең югары башкомандующие һәм халыкара эшләрдә АКШның иң мәртәбәле вәкиле санала. Сенатның хуплавы һәм ризалыгы белән президент федераль судьяны, шул исәптән Югары суд әгъзаларын да, тәгаенли, илчеләр һәм башкарма власть аппаратының иң югары хез­мәт­кәрләрен вазыйфага билгеләү дә аның карамагында. Кыскасы, фирка аппаратында нинди дә булса вазыйфа биләмичә дә президент аның лидеры санала.

Шушыларны язуымның сәбәбе шунда гына: Трамп президентлыкка республиканнар фиркасеннән тәкъ­дим ителсә дә, бу көчле, йогынтылы һәм бай фирканең лидеры түгел. Шул сәбәпле Америкадагы иң югары вазыйфаны биләүче кеше, гамәлдә, дөнья күзенә чалынырлык эш күрсәтә алганы юк.

Хәтерегездәдер, хакимлеккә килгәч тә Трамп электән килгән кагыйдәләрне санламау юлыннан киткән иде. Дипломатиядәге традицияләр дә аның өчен чүп, үзенә карата мөнәсәбәт ошамаса яисә кимсетү сыман тоелса, Трамп мыскыллау, янаулардан да тартынмады. Аның төп фикере Кушма Штатларны дусларга да, дошманнарга да үз мәнфәгатьләрендә файдалануга юл куймауга кайтып калды. НАТО әгъзаларына оборона максатларына акчаны күбрәк бүләргә ультиматум рәвешендә таләп кую, Евросоюздагы кечкенә дәүләтләр җитәкчеләрен, гомумән, күрмәмешкә салышу, очрашулар вакытларында дипломатик этикетны санламыйча, ковбойларчан кылану — Дональд сипкән орлыклардан яралган гөл генә булган икән. Хәзер исә хәтта союздашлар белән дә “сәүдә сугышлары” җәелдерү, Кытай Халык Республикасын конкурентлар исә­беннән ничек булса да җуеп ташлау, Русияне, Иранны санкцияләр кысымы белән бөлдерү — бу чәчәкләр биргән җимеш булып өлгерде. Нәтиҗәдә, дөнья алдына Америка Кушма Штатларының ике хуҗасы: Конгресс – төп хуҗа һәм президент — аңа буйсынулы кеше килеп бас­ты.

Америка Кушма Штатлары элек-электән халыкара сәясәттә бер генә юнәлешне дә үз ихтыярыннан җи­бәрмәде. Шуның белән АКШ дөньядагы һәммә нәрсә өчен дә җаваплы икәнлеген күрсәтә килде. Ләкин глобаль сәясәттә дә Аме­риканың аерым игътибарын, хәтта хафалануын таләп итүче мәсьәләләр бар. Бу — беренче чиратта, Иран. 2017 елның сентябре. Ак йортта Иран белән чәкәләшүне көчәйтү вариантларына кагылышлы кызу фикер алышу бара. Иракта теракт нәтиҗәсендә тагын 10-12 солдат һәлак булган. Ә бу терактны, американнар уйлавынча, Иран оештырган. Һавадан һөҗүмнәр дә бу дәүләтне тыя алмый, димәк, кысымны көчәйтергә кирәк. Әмма Кушма Штатларга кыйммәтле һәм җиңүгә ышаныч булмаган тагын бер сугышка барып керергә ярамый.

Әлбәттә, Трамп сайлаудан элек үк Тәһранның ядро коралы белән мавыгуын тәнкыйтьли килде. Аның командасында да Иранны күра­л­маучылар күп. Ләкин Тәһран, Трамп хакимиятенең тәнкыйтенә илтифат итмичә, эчке тормышында да, тышкы сәясәтендә дә үзенекен бөгүен дәвам итә. Бер үк вакытта Иран Сүриягә ИГИЛ бандалары белән көрәштә булышлык күрсәтә, санкцияләр кысымы көчәя барган саен Русия-Иран хезмәттәшлеге ныгый гына. Моннан тыш, АКШ Русияне Иранның Сүриядәге эшчәнлеген чикләргә үгетләп карады, ләкин Иран күрше дәүләткә ярдәмне һәрнинди шартларсыз күрсәтә һәм аның президенты Рухани әйткәнчә, бу ярдәм Иран казнасын һич бөлдерми.

Трамп сайлауга кушылып киткәч тә тәнкыйть белән Кытайга ябырылды. Янәсе, ул американнарның эш урыннарын үзенекеләр белән алмаштыра, Американың яшерен материалларын һәм технологияләрен урлый һ.б. Узган елның көзендә Көньяк Кытай диңгезендә ике дәүләтнең хәрби флотлары бәрелешеп тә алды, шул чакта КХР ядро көчләрен иң югары әзерлек хәленә китергән икән, дигән хәбәр дә булды. Ул чакта, шөкер, эш ядро коралын куллануга барып җитмәде, шулай да Трамп хакимияте Кытайда АКШны җитез куып җитеп килүче көндәшен күрә. Ике дәүләт арасында кабынган “сәүдә сугышы” мөнәсәбәтләрнең глобаль көрчеккә алып киләчәген дәлилли.

Америка Кушма Штатлары президенты нәрсә сөйләгәнен кайчак үзе дә аңламый кала кебек, АКШның тышкы сәясәте килделе-киттеле булуы, бәлки, шуңа бәйләнгәндер. Менә әле ул алдагы елда Пентагонның бюджеты 716 миллиард (!) доллар тәшкил итәчәген зур канәгатьләнү белән белдерде. Халкыбызда: “Һәр дару, чамасыннан узса — агу”, — дигән әйтем бар. Шуның кебек, дәүләт җитәк­челәре дә бер авыз сүзнең ике авыз мәгънәсе булуын да онытмаска тиеш.



Марсель Котлыгалләмов.


Читайте нас