Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында ул төп мәсьәләләрнең берсе булды.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары җир участокларын бүлү турында закон кабул итәргә тиеш иде. Парламент Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, әлеге мәсьәлә җәмгыятьтә зур шау-шу тудырды. Берәүләр ризалыгын белдерсә, икенчеләр каршы булды. Утырышта билгеләнүенчә, әлеге мәсьәләләр тулысынча тикшерелгән. Аның юридик яклары да тулысынча игътибарга алынган.
- Халыктан килгән сорауларның күбесе көтүлек һәм печәнлекләр белән бәйле булды. Кабатлап әйтәбез: бу мәйданнар ничек булган, шулай калачак. Шул ук вакытта, муниципалитет башлыклары иңнәрендә территориядәге төзелеш мәсьәләләре тулысынча торып кала. Монда халык фикерен тыңлау да элеккечә башкарылачак. Әгәр муниципалитет башлыгы төзелешләргә, ниндидер проектларны җәелдерүгә риза түгел икән, аның фикеренә таянып эш итәчәкләр, - диде комитет депутатлары.
Әлеге башлангыч бу өлкәдәге коррупцияне юкка чыгаруга, җир участокларын файдаланганда бердәм кагыйдәләргә таянырга булышлык итәчәк. Константин Толкачев белдерүенчә, муниципалитетлар бу башлангычны тулысынча хуплаган. Утырышта катнашучы депутатларның күбесе бу законны кабул итү яклы булды.
Фото: 5-ua