+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 ноябрь 2020, 14:55

Фәнүр Ягафәров - медиахолдинг җитәкчесе

Фәнүр Ягафәров тармакның эре предприятиеләре берләшкән медиахолдинг җитәкчесе итеп билгеләнде.

Фәнүр Ягафәров тармакның эре предприятиеләре берләшкән медиахолдинг җитәкчесе итеп билгеләнде.

Аның составына «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты (шул исәптән "Башкортостан" дәүләт нәшрияты да), "Башкортостан" телерадиокомпаниясе керә. Бу карар Башкортстан Хөкүмәтенең республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган "Башинформ" акционерлар җәмгыятен үстерү турында"гы боерыгын үтәү максатында кабул ителде.

Медиаструктураның төп бурычы - дәүләтнең гражданнар җәмгыяте институтлары, бизнес белән коммуникацияләрнең заманча нәтиҗәле системасын булдыру, аларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, мәгълүмати эшнең оперативлыгын арттыру, аның сыйфатын яхшырту һәм, Башкортстан Республикасы киңкүләм мәгълүмат чараларының яңа форматларын һәм медиа мәйданчыкларын кулланып, аудиторияне киңәйтү.

Бһген республика басмалары мөхәррирләренә Фәнүр Ягафәровны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов тәкъдим итте.

"Фәнүр Мөхәррәмовичның дәүләт эше буенча зур тәҗрибәсе һәм барлык дәүләт идарәсе дәрәҗәләре белән турыдан-туры элемтәләре бар, бу актуаль мәгълүматны редакцияләргә җиткерү вакытын кыскартачак һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттырачак», - дип билгеләп үтте республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев очрашуда.

Фәнүр Ягафәров 1974 елның 8 июлендә Мәләвез районының Хәсән авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1994 елда "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясендә диктор булып башлый. 2016 елга кадәр шушы оешмада төрле вазыйфалар били.

2016-19 елларда Башкортстан Республикасы Башлыгы матбугат секретаре.
2019-20 елларда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары.

Фото: Башинформ


Читайте нас