- Эшкуарлыкка ярдәм итү системасы турында сөйләгәндә, без финанс һәм үсеш институтларын, инфраструктура мәйданчыкларын үз эченә алган комплекслы система турында сөйлибез, - диде Римма Юрьевна. - Алар турында тулырак шуларны әйтергә була.
Финанс институтлары - эшкуарларга ярдәм итү өчен финанс чараларына ия булган республика үсеш институтлары. Мәсәлән, безнең микрокредит компаниясе. Бу - гади банк структурасы, аңа без инде 800 миллион сумнан артык акча керттек, ул кече һәм урта эшкуарлар өчен 4,25 процент ставкасы белән кредит бирә.
Бу бик мөһим, чөнки мондый ставка, гомумән алганда, гадәти банкта чынга ашарлык түгел, ставкалар шактый югарырак: 8-10 процент. Алты процентка кадәр булган очраклар да бар, әлбәттә. Тик нәкъ менә кече һәм урта эшкуарларга гадәти коммерция банкларында кредит алу бик кыен, шуңа күрә микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны гамәлгә ашыручы - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.
Ягъни бу нинди дә булса шәхси компанияләр һәм шәхси милекчеләр түгел, биредә зур ташламалы кредит алу мөмкинлеге бар. Быел без аны федераль акчалар исәбенә шактый күләмдә капиталлаштырдык, ягъни безгә 200 миллион сумнан артык акча бирелде.
Икенче финанс институты - ул Төбәк лизинг компаниясе. Ул лизингка Башкортстан җиһазлары өчен – 4 , Русия җиһазлары өчен — 6, чит ил җиһазлары өчен 8 процент белән акча бирә.
Дәүләт ярдәме алырга әзер эшкуарлар саны бик зур. Бүгенге көндә микрофинанс компаниясе портфелендә 512 кредитка гариза бар. Бик күп эшкуарлар үз бурычларын реструктуризацияләде. Һәм үзләренекен генә түгел, башка банклардагы бурычларын да рефинанслый алдылар. Ягъни кредит буенча 14-16 процентлы бурычны алар микрофинанс компаниясендә 4 процентлыга реструктурлаштырды.
Моннан тыш, яңа продуктны өченче пакет кысаларында тәкъдим итәбез – бу коммерция банклары кредитлары буенча процентларны компенсацияләү. Без коммерция банкларының кредит өлешендә шул ук шартлар тудырачакбыз. Ягъни теләсә кайсы банкта кредит алырга мөмкин булачак, ул кече һәм урта бизнес агентлыгында аккредитацияләнәчәк һәм 4,25 процент рефинанслау ставкасына кадәр компенсацияләнәчәк.
Ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат алу һәм әлеге ярдәм чараларына гариза бирү өчен, беренче чиратта, «Минем бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефоны - 224-99-99.
Фото: bsaward.ru