+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 ноябрь 2020, 08:50

"Яшәү шартлары буенча без лидерлар исемлегендә булырга тиеш"

Яңа үзәк икътисадны тагын да үстерергә булышачак.

Яңа үзәк икътисадны тагын да үстерергә булышачак.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә яңа үзәк төзеләчәге турында белдергән иде.
"Октябрь башында республикада Стратегик эшләнмәләр үзәген презентацияләгән идек. Ул икътисадны үстерергә ярдәм итәчәк. Үзәк глобаль проектларны озатып барачак, яңа трендларны формалаштырачак һәм яңа идеяләрне туплаячак. Күптән түгел әлеге үзәктә эшләү өчен кадрларларга конкурс оештырып, җиңүчеләргә сертификатлар тапшырдык. Аларга карап шатландым - яшь егетләр, күзләре янып тора.
Аңлавыгызча, бу - кирәкле институт. Барлык эш бер структурага системалашкан, тәртипкә китерелгән икән, нәтиҗә дә озак көттермәячәк. Төп максатыбыз - инвестицияләр җәлеп итү. Шуңа да бу эшне оештыру икътисадны үстерүгә турыдан-туры бәйле. Ә бу безгә бик кирәк. Безгә республиканы яшәү шартлары буенча лидерлар исемлегенә кертү мөһим. Кыскасы, бу үзәк турында фикер алышулар алда әле", - дигән ул.
Фото:uznayvse.ru
Читайте нас