+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 ноябрь 2020, 06:05

Министрлар кая китә?

Бу хакта, ышанычлы чыганакларга таянып, “Коммерсантъ» хәбәр итте.

Бу хакта, ышанычлы чыганакларга таянып, “Коммерсантъ» хәбәр итте.

Президент Хакимиятендә раслауларынча, якын арада Русия табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкин үз вазыйфасыннан китәчәк.

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев Урал федераль округында Русия Президентының вәкаләтле вәкиле Николай Цукановны алыштырырга тиеш.

Әйткәндәй, Владимир Якушев Нефтекама шәһәрендә туган. Күптән түгел ул төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасында Башкортстанда төзелеш тармагы эшчәнлеге белән танышты һәм эшләр торышын югары бәяләде.

Шулай ук, якын арада транспорт министры Евгений Дитрих та отставкага китәчәк. Элегрәк РБК, Дитрих әфәнде Белгород өлкәсен җитәкләргә мөмкин, дип язган иде.

Вәзгыять белән таныш ике чыганак аның бу вазыйфага иң ихтимал кандидат булуын раслады.

Өч министр да үз вазыйфаларына 2018 елда ук Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведев вакытында билгеләнделәр. 2020 елның гыйнварында Хөкүмәт отставкага китүгә карамастан, алар үз позицияләрен кабминның яңа башлыгы Михаил Мишустин вакытында да саклап калганнар иде.

Фото:ТАСС
Читайте нас