+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 ноябрь 2020, 09:10

Үзбәкстан белән дуслык ныгый

“Башкортлар тарихи ватаны чикләрендә: ярдәм механизмнары һәм хезмәттәшлек потенциалы” халыкара фәнни-гамәли брифингында күп мәсьәләләр күтәрелде.

“Башкортлар тарихи ватаны чикләрендә: ярдәм механизмнары һәм хезмәттәшлек потенциалы” халыкара фәнни-гамәли брифингында күп мәсьәләләр күтәрелде.
Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, Зәки Вәлиди исемендәге җәмгыять-мәдәни үзәк җитәкчесе Ринат Гуляев Үзбәкстанда башкортларның мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклау буенча җәмәгать оешмасының эшчәнлеге хакнда сөйләде. Ул чит илдәге оешмаларның грант алу мөмкинлеге булмавына үкенеч белдерде. Аларга ярдәмнең башка юлларын табу кирәклеген билгеләде.
Үзбәкстандагы башкортлар диаспорасына компьютер, мили музыка кораллары, сәхнә костюмнары биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова белдерде. Башкорт теле елы уңаеннан чит илләрдәге диаспораларга ярдәм күрсәтү буенча грантлар проекты әзерләнгәнен әйтте.
Үзбәкстан вәкилләре икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеген билгеләде. Мәгариф өлкәсендә бу хезмәттәшлекнең яхшы үсешүе билгеләнде.
Республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин Башкортстан чикләреннән тыш башкорт телен өйрәнүгә ярдәм кирәклеге хакында сөйләде.
Чарада Үзбәкстанда Башкортстанның сәүдә вәкиллеген булдыру мәсьәләсе актуаль дип билгеләнде.
Фото: https://kurultai.ru/ru/content/1575-bashkiry-uzbekistana-predlagayut-sozdat-torgovoe-predstavitelstvo-respubliki-bashkortostan
Читайте нас