+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 ноябрь 2020, 13:50

Чубайска салкын урын сайлаганнар...

Югары даирәләрдә аны Арктикага җибәрү турында сүзләр йөри.

Югары даирәләрдә аны Арктикага җибәрү турында сүзләр йөри.

Әгәр Арктика проблемалары белән "Роснано" идарәсе рәисе Анатолий Чубайс шөгыльләнсә, Русиянең Арктиканы югалту куркынычы бар, дип белдерде "Русия коммунистлары" партиясенең Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин URA.RU хәбәрчесенә.

"Чубайс - безгә бәхет вәгъдә иткән псевдоваучерлар авторы, ә асылда күп кешене хәерче калдырдылар. Әгәр дә аны Арктика белән шөгыльләнергә билгеләсәләр, мөгаен, без Арктиканы югалтачакбыз. Чубайстан соң нәрсәне дә булса төзәтү бик кыен була", - дип аңлатты Сурайкин.

Коммунист ассызыклаганча, "барлык аек акыллы кешеләрнең", аеруча сул карашлы кешеләрнең Чубайска карашлары тискәре. Сурайкин "Роснано"га элекке транспорт министры Евгений Дитриха килсә, бу дәүләт корпорациясенең үсеше күзгә күренәчәк, дип өметләнә.

Элегрәк "Роснано"дан Анатолий Чубайсның отставкага китүе турында билгеле булды. Аңа янәсе "Арктика белән шөгыльләнергә" тәкъдим иткәннәр. Сәясәтче үзе бу хәбәрне расламаган.

Фото: РИА Новости.
Читайте нас