+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 ноябрь 2020, 15:20

Радий Хәбиров булачак Республика белән идарә итү үзәге эше белән танышты

17 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Премьер-министр Андрей Назаров Республика белән идарә итү үзәген техник эшләтеп җибәрү мәсьәләсе буенча төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.

17 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Премьер-министр Андрей Назаров Республика белән идарә итү үзәген техник эшләтеп җибәрү мәсьәләсе буенча төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.
Башкортстан гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирүне оештыру, шулай ук хәлнең үзгәрү динамикасын күзәтеп тору буенча Мәскәү өлкәсе тәҗрибәсен үзләштергән Русия Федерациясенең беренче төбәге булды.
Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская һәм аның урынбасары Алексей Дербеко бердәм система булдыру республика эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен координацияләргә, проблемаларның сәбәпләрен оператив ачыкларга, трендларны күзәтеп торырга һәм кирәкле идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләделәр.
- Тиздән Республика белән идарә итү үзәге эшли башлаячак. Әлегә ул берничә мәйданчыкта урнашкан. Яңа елдан соң үзәкнең барлык хезмәтләре бер бинада булачак, - диде Радий Хәбиров. - Биредә, халык мөрәҗәгатеннән тыш, дәүләт учреждениеләре эшен яхшырту буенча бик мөһим функция булачак. Бу зур эш. Барлык ачыкланган мәсьәләләр буенча даими рәвештә власть органнары эшен яхшырту буенча аналитик нәтиҗәләр алуыбыз бик мөһим.
- Бу үзенчәлекле проект офисы булачак, ул барлык министрлыкларны һәм комитетларны, республика Башлыгының барлык идарәләрен берләштерәчәк. Ягъни бер урында барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү өчен барлык механизмнар тупланачак, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Бу структура таркау Хөкүмәт бүлекчәләрен яңа - санлы дәрәҗәдә координацияләүне тәэмин итәргә ярдәм итүе белән яхшы.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас