19 ноябрьдә Уфада Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) эшли башлады.
Башкортстан халык мөрәҗәгатьләре һәм аларны анализлау белән оператив эшләү буенча Мәскәү өлкәсенең уңай тәҗрибәсе гамәлгә ашырыла торган пилот төбәкләрнең берсе булды.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча мондый идарә үзәкләре ил төбәкләрендә 2020 елның 1 декабренә кадәр барлыкка килергә тиеш. Башкортстанда ЦУР төзү турындагы карар 2019 елның 1 ноябрендә кабул ителде, тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Республика белән идарә итү үзәге - бердәм санлы платформа, анда төбәкнең барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләре дә тәкъдим ителәчәк. Аның нигезен Санлы үсеш министрлыгы эшли торган мәгълүмати системалар тәшкил итәчәк. Системаларның бер өлешен гамәлгә керткәннәр инде, алар актив кулланыла. Бу - каты коммуналь калдыкларны чыгаруны анализлау, юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне тикшереп тору һәм планлаштыру системалары һәм башкалар.
Яңа структура эшенең төп принцибы - кешеләр белән бергә булу, проблемалар турында белү һәм аларны тиз арада хәл итү. Үзәк республика министрлыклары, ведомстволары, муниципалитетлары, төбәк хакимияте бүлекчәләре һәм департаментлары вәкилләрен берләштерәчәк. Бу, үз чиратында, башкарма хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары эшен координацияләргә, кирәкле идарә карарларын кабул итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Республика белән идарә итү үзәге өч блоктан тора - социаль коммуникацияләр, мәгълүмати һәм икътисади аналитика.
- Тиздән без Республика белән идарә итү үзәге эшен башлап җибәрәчәкбез, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – Әлегә ул берничә мәйданчыкта урнашкан. Яңа елдан соң ЦУРның барлык хезмәтләре бер бинада булачак. Биредә, халык мөрәҗәгатьләреннән тыш, дәүләт учреждениеләре эшен яхшырту буенча бик мөһим функция бар. Мәсәлән, Стәрлетамакта компьютер томографы сафтан чыккан яки 9:00дан 16:00 сәгатькә кадәр эшли ди. Бу мәгълүматны тиз арада тиешле кешеләр алып, хәл итәргә тиеш. Бурыч - техник өзеклекләр халыкта берничек тә чагылыш тапмасын өчен гамәлләрне координацияләү. Шул ук вакытта авыр медицина техникасы белән мәсьәләнең ни рәвешле хәл ителәчәген дә төгәл аңларга кирәк. ЦУР безгә башка мәсьәләләр буенча да хәлне аңларга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, урамнарны җыештыру, җәмәгать хәвефсезлеге һ. б. буенча зур эш башкарыла. Ачыкланган барлык хәлләр буенча да власть органнары эшен яхшырту буенча даими рәвештә аналитик нәтиҗәләр алуыбыз бик мөһим.
Республика Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин сүзләренә караганда, мондый идарә үзәгенең бүгенге көндә барлыкка килүе – алга зур адым.
– Бу аналитика һәм аның идарә итү карарларын эшләүгә йогынтысы, - дип билгеләп үтте Александр Сидякин. - Якын арада мондый адымнар күп булачак. Безгә системалылыкка, хәзерге «санлы» вакыт таләп иткән зур күләмле мәгълүматлар белән эшләүгә юнәлеш алырга кирәк. ЦУР - ул безнең санлы чынбарлыкның бер өлеше.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ЦУРны үзенчәлекле проект офисы дип атый.
– Республика белән идарә итү үзәге структурасы Хөкүмәт бүлекчәләрен яңа - санлы дәрәҗәдә координацияләүне тәэмин итәргә ярдәм итә, - дип ачыклык кертте Андрей Назаров. - Элек бу таләп ителгәнгә караганда акрынрак эшләнде. Хәзер заманча технологияләр ярдәмендә моны шактый яхшыртырга мөмкин. Без кулланган мәгълүматлар көннән-көн арта бара, һәм аларны системалаштырырга кирәк. Алар чиновниклар компьютерларында ятмасын, реаль идарә итү процесслары мәнфәгатьләрендә эшләсен иде.
Фото: главарб.ру