Президент Владимир Путин шул хактагы указга кул куйды.
Президент Владимир Путин Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) эшен туктату турындагы указга кул куйды. Бу хакта РИА Новости яза.
Агентлыкларның функцияләре, шулай ук суд карарларын үтәүдән соң барлыкка килгән йөкләмәләр Санлы үсеш министрлыгына тапшырылачак.
Президент сайтында басылган документта әйтелгәнчә, бу карар федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм дәүләт хезмәткәрләренең санын оптимальләштерү, шулай ук элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен кабул ителгән.