+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 ноябрь 2020, 11:20

Дистанцион эш ничек алып барыла?

Русия Президенты Владимир Путин Министрлар кабинетына 15 декабрьгә кадәр дистанцион эшне норматив җайга салуны камилләштерүне тәэмин итәргә кушкан.

Русия Президенты Владимир Путин Министрлар кабинетына 15 декабрьгә кадәр дистанцион эшне норматив җайга салуны камилләштерүне тәэмин итәргә кушкан.

Тиешле йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган.

"Русия Хөкүмәтенә хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләре балансын үтәү зарурлыгыннан чыгып, дистанцион эшне норматив җайга салуны камилләштерүне, әлеге эш төрен оештыруга чыгымнарны минимальләштерүне тәэмин итәргә", - диелә хәбәрдә.

Йөкләмәне үтәү вакыты - 15 декабрьгә кадәр, җаваплы - Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин.

#ВладимирПутин

Фото: Риа Новости сайтыннан.
Читайте нас