+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Ноября 2020, 15:18

Степанакертка Русиядән 60тан артык хәрби медик җибәрелгән

"Көнчыгыш хәрби округының махсус тәгаенләнештәге медицина отрядының беренче бүлекчәләре ил җитәкчесе Владимир Путин белән килешү нигезендә Таулы Карабах башкаласы Степанакерт шәһәренә урындагы халыкка ярдәм күрсәтү өчен килделәр", — дип хәбәр итәләр илнең Оборона министрлыгыннан. Беренче бүлек составына хәрби хирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, терапевтлар һәм эпидемиологлар кергән.

Табибларны Хабаровскидан Ил-76 хәрби-транспорт самолетлары белән Ереванга күчергәннәр, ә Степанакертка алар Русия тынычлык урнаштыру контингенты һәм хәрби полиция патрульләре озатуында техника колоннасы составында юл тота. Оборона министрлыгында Русия хәрбиләре Степанакертта җәмәгать транспорты эшен тергезергәңһәм юл хәрәкәтен җайга салырга ярдәм итте, дип билгелиләр.
"Русия тынычлык урнаштыру көчләре континентының инженер-техник бүлекчәләре урындагы хакимияткә гомуми файдаланудагы юлларны чистартуда һәм социаль инфраструктура объектларын торгызуда ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр", - дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Русия тынычлык урнаштыручылары Таулы Карабахта 10 ноябрьдә Русия, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан лидерлары кул куйган килешү нигезендә урнаштырыла. Ул 27 сентябрьдән дәвам иткән хәрби хәрәкәтләрнең тулысынча туктатылуын, әсирләрне һәм һәлак булганнарның мәетләрен алмашуны күздә тота.
Әрмәнстан шулай ук Әзербайҗанга Кельбаджар, Лачы һәм Агдам районнарын кайтарырга тиеш. Бакуда килешүне Ереван капитуляциясе дип атаганнар. Президент Илһам Алиев әлеге документның Әзербайҗанга максималь файдалы булуын ассызыклаган: хәзер, аның сүзләренә караганда, хәрби этап тәмамланган һәм сәяси мәсьәләләргә күчәргә мөмкин.
Әрмәнстан Премьер-министры Николай Пашинян белдергәнчә, тынычлык турындагы карар аңа авыр бирелгән, әмма ул Карабахның мөмкин булган югалтуларын саклап калырга ярдәм иткән. Шуннан соң Ереванда Премьерның отставкасын таләп итеп протест акцияләре башланган.

Фото: warfiles.ru

#путин
Читайте нас