Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте, шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашлыгында семинар-киңәшмә уздырды. Анда шушы елда төбәкнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, шулай ук киләсе елга төп бурычлар турында фикер алыштылар.
Республика Башлыгы урындагы идарә командаларына уңышлы эшләре өчен, барыннан да элек, инфекция таралуга каршы көрәштә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бергә генә уңышларга ирешеп була.
- Узып баручы ел бик катлаулы булды. Иң мөһиме - без сәламәтлек саклаудагы хәлне тотрыкландыра алдык. Коронавируска каршы көрәш буенча кабул ителгән чаралар бездә 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге авыручылар саны кимүенә китерде. Әлеге авыр чорны лаеклы һәм оешкан төстә уздырган өчен муниципалитетларга рәхмәт белдерәсем килә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сез беләсез, Стәрлетамакта йогышлы авырулар госпитале төзүне төгәлләдек. Лицензияләштерүдән соң ул беренче пациентларны кабул итәчәк. Бу урындагы дәваханәләрне эшнең профильле юнәлешләренә кайтарырга һәм гражданнарга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта төп санитар таләпләрне - битлек режимын, социаль дистанцияне саклауда, даими дезинфекция үткәрүдә активлыгыбызны киметмәү мөһим.
Беренче вице-премьер - республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Башкортстан шәһәрләренең һәм районнарының урындагы үзидарә органнарының үткән елда нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү йомгаклары турында сөйләде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Уфа районнары лидерлар булды. Иң яхшы муниципалитет җитәкчеләре конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләрнең дипломнарына лаек булды.
Семинар азагында Радий Хәбиров Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.