Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров финанс министры Лира Игътисамованың оператив киңәшмәдәге чыгышына карата үз фикерен белдерде.
- Беренчедән, хезмәттәшләр, безгә шуны аңларга кирәк: керемнәребезнең җитмәве күбесенчә пандемия белән бәйле түгел. Без икътисадыбызны япмадык, без ярдәм чараларының өченче пакетын әзерлибез инде. Шунысын да әйтергә кирәк: вәзгыять нефть чыгару, нефть эшкәртү параметрларын "ОПЕК плюс" килешүе буенча чикләүләргә бәйле.
Тик монда да безнең «Башнефть» компаниясе бу вакыт эчендә тыныч кына утырмады. Ул әлеге вакытны җитештерүне модернизацияләүгә файдалана. Шуңа күрә киләчәккә өмет белән карыйбыз, "ОПЕК плюс" килешүе табышны арттыру файдасына үзгәрсә, бездә барысы да яхшы барачак.
Икенчедән, без федераль акчаларны ике тапкыр күбрәк алдык. Киләсе елга «Стимул», медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү һәм башка программалар буенча менә дигән эшләнмәләр бар. Болар барысы бергә безгә тотрыклы рәвештә бер ел яшәргә ярдәм итәчәк, - диде республика җитәкчесе.