+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 декабрь 2020, 20:10

Баймак заманча шәһәр булырга тиеш!

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Баймакта булды.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Баймакта булды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Баймак районында булды, анда ул сәнәгать һәм социаль объектлар эше белән танышты, шулай ук ихата территорияләрен ремонтлауны һәм төзекләндерүне карады.
Баймакта төбәк җитәкчесе 1969 елда Тынычлык урамы, 19 адресы буенча төзелгән ике катлы күпфатирлы йорт подъездларын карады. 52 кеше яшәгән бинаның түбәсен ремонтлаганнар һәм инженерлык коммуникацияләрен алыштырганнар. Подъездларны ремонтларга һәм йортны җылытырга кирәк.
Район үзәгендә Башкортстан Башлыгы шулай ук үзәк шәһәр дәваханәсендә булды. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында учреждение йогышлы авырулар дәваханәсенә әйләндерелде.
Сәфәр барышында Радий Хәбиров районда икенче компьютер томографиясе кабинетын ачуда катнашты. Яңа томографны табиблар республика бюджеты исәбенә алды. Декабрь башында кабинетта капиталь ремонт тәмамланган һәм диагностика җиһазларын монтажланган.
Арытаба республика Башлыгы “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалының Баймак юл ремонтлау- төзү идарәсендә булды, анда ул идарә эше белән танышты һәм Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Зианчура, Ишембай, Күгәрчен, Куергазы һәм Хәйбулла районнары өчен яңа юл-төзелеш техникасыннан ачкычлар тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, төбәк һәм муниципальара трассаларны карау-тоту һәм ремонтлау өчен махсус машиналар сатып алуга өстәмә акча бирү турындагы карарны 2020 елның көзендә кабул иттеләр. Барлыгы "Башкиравтодор" филиаллары паркын 19 берәмлек машина - автосамосваллар, грейдерлар, экскаваторлар тулыландырды.
Баймак юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективы төбәк муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 780 километрдан артык автомобиль юлларына хезмәт күрсәтә. 2020 елда районда 16 километр юл ремонтланган.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: