+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 декабрь 2020, 00:05

Владимир Путинның Яңа ел традициясе

Тормышның мәгънәсе - яхшы эшләрдә, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин "Бердәм Русия" партиясе волонтерларының онлайн-форумында.

Тормышның мәгънәсе - яхшы эшләрдә, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин "Бердәм Русия" партиясе волонтерларының онлайн-форумында.

"Кешеләр яхшылык эшләгәндә алар моннан ләззәт ала. Чыннан да, тормышның мәгънәсе шунда: якын кешеләреңә һәм хәтта белмәгән кешеләргә ярдәм итүдә, - диде дәүләт башлыгы.

13 декабрьдә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Путинның Яңа елга еллык традициясен атады - бәйрәмне туганнары һәм якыннары белән каршы алу. Ул Русия лидеры беркайчан да тулыканлы ял итми, дип өстәде.

Элегрәк декабрьдә Владимир Путин Ставрополь краенда яшәүче 97 яшьлек Наталья Донскаяга шалтыратты, ул дәүләт башлыгы белән сөйләшергә теләк белдергән иде. Әңгәмә барышында пенсионер үзе турында сөйләде һәм Президентка үзе яшәгән шәһәр өчен рәхмәт белдерде.

#владимирпутин

Фото: РИА Новости
Читайте нас: