+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 декабрь 2020, 17:15

"Балалар мондый бүләкне озак онытмас..."

Башкортстанда социаль хәвефле гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бәйрәме бүләк итәләр.

Башкортстанда социаль хәвефле гаиләләрдәге балаларга Яңа ел бәйрәме бүләк итәләр.

«Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә «Балалар турында кайгырту белән» акциясен башлап җибәрде. Бүген, 16 декабрьдә, республиканың беренче 15 яшь кешесе өчен бәйрәм узды.

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләрне ачыклый һәм аларга шундый статусны бирә. Мондый ата-аналарның балаларын сөендерерлек мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә быел партия акция оештырырга һәм халыкның әлеге категориясенә игътибар юнәлтергә һәм аларга бәйрәм онштырырна карар кылды. Балалар мондый бүләкне озакка истә калдырыр дип уйлыйм, - дип шәрехләде партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Тамашачылар алдында «Кредо» эстрада балеты, «Чародей» цирк тамашасы чыгыш ясадылар. Балалар Яңа ел бүләкләре алды һәм «Родина» кинотеатры залында мультфильм карадылар.

Акция барышында социаль хәвефле хәлдә булган 2,5 мең бала өчен бәйрәм оештыру планлаштырыла.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас