-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2020, 13:45

“Путин бункеры” турындагы хәбәргә ачыклык кертелде

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков “Владимир Путинның бункеры” турындагы мәгълүматка ачыклык кертте.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков “Владимир Путинның бункеры” турындагы мәгълүматка ачыклык кертте.
Кремль вәкиле әйтүенчә, Путин кебек актив дәүләт башлыгы бернинди бункерда да утыра алмый. Бункер турындагы хәбәрләрне Песков “ерунда” дип атады.
13 декабрьдә Песков Путинның коронавирус пандемиясе вакытында Яңа Огареводагы резиденциясендә яшәп эшләве хакында сөйләгән иде. Матбугат секретаре белдерүенчә, дәүләт башлыгы “анда еш эшли, шуннан Кремльгә килә, шуннан, үзе теләгәнчә еш булмаса да, командировкаларга оча”.
Песков Президентның ил белән бункердан идарә итүе хакындагы хәбәрләрне инкарь итте.
Фото: Михаил Климентьев / РИА Новости
Читайте нас: