Зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин бу темага да аерым тукталды.
17 декабрьдә ил Президенты Владимир Путин традицион булган зур йомгаклау матбугат конференциясен үткәрде, Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирде. Чарада җәмгысы 774 журналист катнашты.
Башкортстаннан матбугат конференциясендә “Республика Башкортостан” дәүләт унитар предприятиесе (Станислав Шахов), БСТ телеканалы (Екатерина Тимирязева, Азат Ишбулатов), “РБК-Уфа” (Равил Ватолин, Дмитрий Аксаев) һәм “Вся Уфа” (Наталья Ярина, Тимур Әбсәләмов), “Медиакорсеть” (Тимур Алмаев), UfaciуNews (Олеся Вилданова), Рrоural info (Линар Минһаҗев), шулай ук Күмертауның “АРИС” телекомпаниясе (Алик Юлтыев) һәм “Башинформ” (Артем Вәлиев) катнаштылар. Дөрес, быелгы чарада Башкортстан журналистларына ил Президентына үз сорауларын бирү форсаты ти-мәде. Ә менә республиканың Кү-мертау шәһәреннән Әлгизә Туктарова юллаган сорауга Владимир Путин аерым игътибар юнәлтте. Президентка мөрәҗәгатендә яшь ана Пенсия фонды аша тугыз айлык баласы өчен ноябрь һәм декабрь айларына тиешле түләүләрне алмавы турында белдерде. Ул шулай ук 2021 елда яңа төрле түләүләр булдыру планлаштырыламы, дип тә кызыксынды.
Әлеге мөрәҗәгатькә бәйле Владимир Путин яңа төр түләүләр булдырганга кадәр, иң тәүдә гамәлдәге ярдәм системасын тиешенчә эшкә кушу зарурлыгын сызык өстенә алды.
— Без ситуацияне даими анализлыйбыз. Яңа түләүләр булдыру турында да уйлыйбыз. Әмма, әгәр дә безгә мөрәҗәгать итүче ноябрь-декабрьдә тиешле түләүләрне алмаган икән, димәк, бу гражданнарга ярдәм йөзеннән оештырылган система тиешенчә эшләми, анда өзеклекләргә юл куела булып чыга. Шуңа да иң тәүдә мәсьәләгә ачыклык кертергә һәм гамәлдәге системаны тиешле дәрәҗәдә эшкә кушарга кирәк, — диде Владимир Путин.
Әйтергә кирәк, Әлгизә Туктарова мөрәҗәгате буенча мәсьәләгә ачыклык сәгате-минуты белән кертелде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча тиз арада яшь анага акчаның ни өчен килеп җитмәү сәбәпләре тикшерелде. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары — гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, тиешле акчалар Әлгизә Туктаровага вакытында тапшырылган.
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча без Күмертау шәһәреннән Әлгизә Туктаровага түләүләргә бәйле мәсьәләне тикшердек. Башкортстан буенча Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, барлык тиешле түләүләрне дә ул үз вакытында алган. Эш шунда: яшь ана белдерүенчә, Интернет челтәрендә ул балаларга өстәмә түләүләр булачагы турында укыган. Һәм ил Президентыннан да шул хакта сораган. Янә кабатлап әйтәм, үзенә тиешле барлык түләүләрне дә ул вакытында һәм тулы күләмдә алган. Безнең яктан барлык мәсьәләләр дә тулысынча хәл ителгән, — диде Ленара Иванова.
Менә шулай, республика җитәкчелегенең оператив эш алымнары нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүче үзен борчыган һәм кызыксындырган сорауга иң кыска вакытта эзлекле һәм тулы җавап алды. Әйткәндәй, Башкортстан җитәкчелегенең нәтиҗәлелеген ил Президенты Владимир Путин да сызык өстенә алды.
— Башкортстанда нәтиҗәле, яшь, актив төбәк Башлыгы җитәк-челек итә. Шуңа да ул барысын да күрә, ишетә, тиешле чара күрер дип ышанам, — диде, аерым алганда, Владимир Путин.
Ил Президентына мөрәҗәгать иткән Әлгизә Туктарова да зур матбугат конференциясе барышында Владимир Путин авызыннан үзе теләгән сүзләрне ишеткәндер, дигән фикердәбез. Чөнки социаль ярдәм чараларына халыкның мохтаҗлыгы шактый зур булуын исәпкә алып, Президент җиде яшькә кадәр балалар тәрбияләнгән һәр гаиләгә Яңа ел бүләге эшләячәкләре турында белдерде.
— Чикләүләргә бәйле, быел Яңа ел чыршылары да, башка киңкүләм күңел ачу чаралары да узмаячак. Ә бу бәйрәм гади генә түгел, ул — киләчәккә ышаныч-өметләр бәйрәме. Без сөйләшеп, дәүләт балаларга Яңа ел бүләге эшләячәге турында килештек. Җиде яшькә кадәр балалар тәрбияләнүче һәр гаилә бишәр мең сум акча алачак. Акча бу категориягә караган һәр балага (җиде яшьтәгеләрне дә кертеп) биреләчәк һәм ул гаиләләргә Яңа елга кадәр тапшырылачак, — диде Владимир Путин.
Гомумән, халыкны социаль яклау темасы матбугат конференциясендә үзәк урынны алып торды.
— Максат шундый: 2030 елга керемнәре яшәү минимумыннан түбән булучылар саны әлеге 13,5 проценттан 6,5 процентка калырга тиеш. Чагыштыру өчен, 2000 ел башына бу сан 29 процент иде. Ягъни ул вакытта ил халкының өчтән бер өлеше диярлек хәерчелек чигендә яшәде. Бу бер. Икенчедән, бәяләр сәясәте Хөкүмәт һәм дәүләт дәрәҗәсендә иң җитди контрольгә алыначак. Бу җәһәттән җитештерүчеләр һәм сату челтәрләре арасында берничә мөһим килешү төзелде. Аларның асылы шунда: җитештерүчеләр дә, алар продукциясен сатучылар да төп туклану продуктларына үз бәяләрен төшерәчәк. Ә уңыш быел рекордлы булды. 131 миллион тонна ашлык үстереп алынды. Бәлки, ел ахырына кадәр 134 миллион тонна да булыр әле, — диде Президент.
Владимир Путин билгеләвенчә, коронавирус пандемиясенә бәйле илдә эшсезлек күрсәткече 4,7 проценттан 6,3 процентка арту сәбәпле, ил җитәкчелеге бу юнәлештә дә тиешле хәстәрлек күрә. Әлбәттә, бу, тәү чиратта, халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәл-телгән түләүләр һәм пособиеләр рәвешендә чагыла.
— Әлбәттә, әлеге хәл-шартларда иң авыры — балалы гаиләләргә. Бу җәһәттән бездә аларны яклау буенча тулы бер программа эшләнде: яшь ярымга кадәр, яшь ярымнан өч яшькә кадәр һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәр. Яшь ярымга кадәр балаларга түләүләр буенча тәртип шулай: андый гаиләдә бер кешегә аена ике яшәү минимумыннан азрак акча туры килә икән, һәр балага бер яшәү минимумы күләмендә акча бирелә. Яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалар үскән гаиләдә шундый ук хәл-шартлар булса, алар бу түләүләрне ана капиталы исәбенә рәсмиләштерә ала. Җиде яшькә кадәр балалар тәрбияләнгән гаиләдә һәркемгә акчалата керем бер яшәү минимумына җитмәгән очракта, тәүдә яшәү минимумының 50 проценты күләмендә акча түли башладык. Ә 1 гыйнвардан, ягъни ике атнадан соң исә, бу сан бер яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк. Болар барлык Русия гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча оператив чаралар булып тора, — диде Владимир Путин.
Гомумән, матбугат конферен-циясендә билгеләнүенчә, ил гражданнарына турыдан-туры ярдәм күрсәтүгә генә дә 838 миллиард сум акча юнәлтелгән.
Аңлашыла, быел күпләрнең үзә-генә үткән онлайн укытуга бәйле мәсьәлә дә матбугат конференциясендә игътибардан читтә калмады.
— Әлбәттә, мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да онлайн-белем бирү системасын үстерергә кирәк. Әлеге вакытта илдә 39,9 мең мәктәп исәпләнсә, шуларның ике проценты гына онлайн, тагын берникадәресе катнаш система буенча эшли. Югары мәктәптә исә, гомумән, онлайн-укытуга күчәргә киңәш ителә.
Без нәрсә эшләргә җыенабыз? 2021 елда барлык Русия мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка тоташырга тиеш. Кабатлап әйтәм, 2021 елда. Бу — беренче. Икенчедән, югары мәктәпкә җәен һәм көзен без ике тапкыр онлайн системаны үстерү өчен финанс яр-дәме күрсәттек. Хәзер алар, хуҗалык итүче субъектлар буларак, шул исәптән дәүләт ярдәме белән бу өлкәдә мөмкинлекләрен арытаба үстерергә һәм киңәйтергә тиеш.
Укыту сыйфатына килгәндә, әлбәттә, яңа формат укытучы белән укучының турыдан-туры аралашуын алмаштыра алмый. Моның өчен әле шактый озак вакыт үтәчәк. Әмма, нәрсә генә дисәк тә, мәктәптә дә, югары мәктәптә дә онлайн-белем бирү системасы бар һәм ул арытаба да үстерелә барачак, — диде Президент.
Әлбәттә, коронавирус темасы да зур матбугат конференциясендә игътибардан читтә калмады. Ил Президенты фикеренчә, нәкъ халыкны күпләп вакциналау Русиядә коронавирусны җиңәргә ярдәм итәчәк.
— 2021 елда Русиядә миллион доза вакцина җитештереләчәк. Коронавирустан вакцинаны күпләп җитештерү өчен яңа заводлар төзергә һәм куәтләрне арттырырга кирәк. Әлегә препарат аерым категория гражданнарга бирелә, миңа әлегә чират җитмәде. Мөмкинлек булгач та, аны эшләтәчәкмен. Чөнки коронавируска каршы көрәштә бөтен ил халкын вакциналау кичектергесез чара булып тора. Бары тик вакцина эшләтү генә бездә коллектив иммунитет булдырачак, — диде Владимир Путин.
Илдар Фазлетдинов.