+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 декабрь 2020, 16:45

Президент җитди документка кул куйды

Бу бик күп җитәкчеләрнең язмышына йогынты ясый алачак.

у бик күп җитәкчеләрнең язмышына йогынты ясый алачак.
Русия Президенты Владимир Путин элекке президентларның гомерлеккә сенатор урынын алу хокукы турындагы канунга кул куйды. Документ сишәмбе, 22 декабрьдә, хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Элекке дәүләт җитәкчесе парламентның югары палатасына тиешле белдерү бирелгән вакыттан сенатор статусын ала. Ул теләсә кайсы вакытта бер тапкыр бирелергә мөмкин. Әлеге хокук закон кабул ителгәнчегә кадәр вәкаләтләре туктатылган президентка да кагыла. Федерация Советы тиешле законны хуплады.
Документ дәүләтнең элекке башлыгына тагын җиде гомерлек сенатор билгеләргә мөмкинлек бирә. Мондый квотаны дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә ил алдындагы казанышлары булган русиялеләр алырга мөмкин. Президент Федерация Советына барлыгы 30 кеше тәкъдим итә ала. Закон кабул ителгәнчегә кадәр дәүләт башлыгы югары палатага карау өчен 17 кандидатура кертергә мөмкин иде.
Фото: m.lenta.ru
#ВладимирПутин
Читайте нас: