Республика Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт Советы утырышында катнашты.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Советы һәм гомумдәүләт проектлары советының берлектәге утырышында катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Президенты Владимир Путин уздырды.
«2030 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары турында» Указын гамәлгә ашыру төп тема булды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, коронавирус эпидемиясе барлык дәүләтләрнең диярлек милли икътисады, социаль өлкә, кешеләр өчен җитди сынау булды.
"Без сезнең белән бу мәсьәләләргә төп игътибарны бирдек һәм бирәбез, монда тупланабыз, көч һәм ресурсларын җыябыз, - диде Президент.
- Ләкин болар көн тәртибендәге үсешне гамәлдән чыгармый. Илебез өчен сыйфатлы, өзеклексез хәрәкәт алдагы тормыш өчен стратегик, принципиаль, мөһим әһәмияткә ия. Шул ук вакытта, демографик, геосәяси, икътисади һәм технологик факторларның бөтен җыелмасын исәпкә алып, без үзебезгә туктарга, үсештә паузалар рөхсәт итә алмыйбыз". Дәүләт башлыгы сүзләренчә, мондый системалы эш барлык дәрәҗәдәге хакимият һәм төбәкләрнең көчен координацияләүне таләп итә. Гомуми милли чишелешләрне формалаштыруга Федерация субъектларының күбрәк катнашуын тәэмин итү өчен Дәүләт Советы яңа конституцион статус алды.
"Әмма эш, әлбәттә, бу оештыру новацияләрендә генә түгел, җитди үзгәрешләр мөһим, барлык дәрәҗәләрдә - федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары эшенең яңа сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү, ахыр чиктә кешеләрнең тормышын яхшырту, үсешнең гомумдәүләт максатларына ирешү өчен, - дип ассызыклады Владимир Путин.
- Тормышыбызның барлык төп өлкәләрендә алга киткән, сыйфатлы үзгәрешләргә ирешү бурычын куеп, аңа ирешү", - диде ул. Утырышта катнашучылар халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге өлкәсендә гомумдәүләт максатларына ирешүгә, яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга, лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт белән тәэмин итүгә, эшкуарлыкны уңышлы үстерүгә, санлы трансформациягә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.