-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 декабрь 2020, 21:00

Эшсезләр саны кимиячәк

Андрей Назаров моның турында бүген социаль челтәрләрдә язды.

Андрей Назаров моның турында бүген социаль челтәрләрдә язды.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә республикада эшсезләр саны арту турында фикерләрен язды.
"Ел эчендә эшсезлек күрсәткче 1,5кә артты. Эшсезлек буенча биржага исәпкә куелучылар саны исә җиде тапкыр күбәйде. Билгеле, эшсезлек буенча пособие күләме арту да моңа йогынты ясады. Бу дөрес тә, власть белән халык арасында ышаныч арта. Язын эштән чыгаруны туктату буенча ике механизм эшли башлаган иде. Беренчесе - эш бирүчеләрнең эш хакын түләүгә киткән чыгымнарын компенсацияләү. Икенчесе - иҗтимагый эшләр оештыру. Атап әйткәндә, пандемия вакытында эшсезләрне колл-үзәкләрдә эшләттек.
Киләсе елга эшсезлекне киметү буенча тагын да зуррак эшләр планда тора. Атап әйткәндә, пенсия алды яшендәге, инвалид, яңа гына укып чыккан гражданнарны эшкә алучыларны субсидияләү; үзаллы эшчәнлеккә матди ярдәм күрсәтү. Яңа җиһаз сатып алган һәм эш хакына киткән чыгымнарны компенсацияләячәкбез.
Киләсе елга эшсезләр санын былтыргы күрсәткечкә төшерү планын куйдык. Ә 2024 елга бу сан ике тапкыр кимиячәк. Моның өчен зур көч салачакмын", - дигән ул.
Фото: facebook.com
Читайте нас: