Радий Хәбиров коронавирустан вакцина алу кирәклеген белдерде.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда республикада үлем очраклары артуы турында фикерен белдерде. Сорау бирүче шулай коронавирус белән авыручылар саны һәм вакцина турында да сорады.
- Чыннан да, коронавирус белән авыручылар саны теркәлгәннән күбрәк булырга мөмкин, чөнки күпләр аны җиңел үткәрде. Мәсәлән, минем улымда да аңа каршы антитәрчекләр барлыгы билгеле булды... Үлем очраклары бездә генә түгел, тоташ ил, дөнья буенча да артты. Әмма бу кешеләр коронавирустан гына вафат булмады. Дәваханәләргә башка авырулар белән мөрәҗәгать итүчеләр кимеде. Алар анда барырга курыкты. Шул рәвешле вакытында ярдәм алалмый вафат булучылар да булды.
Шулай ук диспансеризация быел булмады. Яман шеш авыруын башка елларга караганда 1,5 мең тапкыр быел азрак ачыкладык... Әлбәттә, безгә вакцина эшләтү кирәк. Яңа елдан күпләп вакцина кайтачак. Мин үзем дә күптән инде вакцина эшләттем. Үземне яхшы хис итәм", - диде ул.