+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 декабрь 2020, 18:40

Радий Хәбиров министрлар эшенә бәя бирде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында "Кайсы министр эше өчен "кызарырга" туры килде?"дигән сорауга җавап бирде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында "Кайсы министр эше өчен "кызарырга" туры килде?"дигән сорауга җавап бирде.

- Сораулар транспорт һәм юл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм архитектура министрларына бар иде. Шуны әйтәсе килә: алар иң авыр эшне эшлиләр. Мәсәлән, федераль акчаны республика алсын өчен зур эш башкарырга кирәк һәм алар аны эшләде.

Ә менә соңыннан проблемалар килеп чыга. Мәсәлән, кайчакта 100 миллион сум килгән акчаны үзләштерә алмыйбыз. Ул кирегә федераль бюджетка китә һәм башкача республикага кайтмаска мөмкин.

Шушы өлкәдә эшне көчәйтергә кирәк. Ә шәхсән ниндидер министрның эше өчен кызарырга туры килмәде, - дип сөйләде Радий Хәбиров.
Читайте нас