+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 декабрь 2020, 17:15

"Табибларга һаман да кытлык кичерәбез"

Радий Хәбиров моны муниципаль хакимият башлыклары эшенең җитешсезлеге булуын ассызыклады.

Радий Хәбиров моны муниципаль хакимият башлыклары эшенең җитешсезлеге булуын ассызыклады.
Бүген матбугат конференциясендә Радий Хәбиров дәваханәләрне табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
- Чыннан да, безгә табиблар җитешми. Шулай да бу күрсәткечне без 2019 елда сизелерлек итеп үстердек. Атап әйткәндә, былтыр 580 белгечне бу өлкәгә җәлеп итә алдык. Әмма моның белән муниципаль хакимият башлыклары шөгыльләнергә тиеш! Урындагы җитәкчеләр табиблар җитешмәүгә җавап бирергә тиеш! Район башлыклары ел ахырында медицина университетына килеп, чыгарылыш курс студентлары белән очрашып, аларны районга кайтырга үгетли башлаган иде. Торак, балалар бакчасы һәм башкалар белән кызыксындыра белергә тиеш алар. Шул ук вакытта, быел республикада коронавирус инфекциясе тарала башлагач, безгә табибларны укытып, ковид-госпитальләргә дә җибәрергә туры килде. Бу операцияләр эшләү һәм башка өлкәләрдәге күрсәткечләрне артка сөйрәде. Ләкин вирус чигенгәч, без янә бу эшләрне җанландырачакбыз, - диде Башлык.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас