+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 декабрь 2020, 18:30

"Яшьләргә тиешле шартлар тудырырга кирәк"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында Уфадан талантлы яшьләрнең башка төбәкләргә китүенә кагылышлы сорауга җавап бирде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат конференциясе барышында Уфадан талантлы яшьләрнең башка төбәкләргә китүенә кагылышлы сорауга җавап бирде.

- Әлбәттә, бу проблема бар. Алар башка төбәктә, аеруча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта яшәү шартлары яхшырак, дип уйлый. Һәм бу чыннан да шулай. Шуңа халык республикада калсын өчен безгә икътисадны ныгытырга, яңа эш урыннары булдырырга кирәк. Әлеге вакытта без шәһәр-районнарны төзекләндерүгә зур игътибар бирдек. Һәм моны халык та күрде.

Яшьләрнең башка төбәкләргә укырга китүенә тукталганда, бу дөрес дип уйлыйм. Алар анда яхшы белем алачак. Иң мөһиме - аларны кире кайтару. Ә моның өчен, өстәрәк әйтүемчә, шартлар тудырырга кирәк.

Шул ук нәрсәләр бөтен республика районнарына да кагыла. Һәм бу өлкәдә без эшлибез һәм алга таба да эшләячәкбез, - диде ул.
Читайте нас