Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 декабрь 2020, 14:25

Шамил Вәлиев: "Халык белән власть арасындагы бәйләнеш ныгыды"

Республиканың Иҗтимагый палатасы аппараты рәисе Шамил Вәлиев кичә үткән матбугат конференциясе турында фикерләрен белдерде.

Республиканың Иҗтимагый палатасы аппараты рәисе Шамил Вәлиев кичә үткән матбугат конференциясе турында фикерләрен белдерде.
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Әлеге чарага карата республиканың Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев үз фикерләрен белдерде.
- Мин бу чараны республика Башлыгының еллык Юлламасы кебек кабул итәм, чөнки җитәкчелек шундый форматта елына бер тапкыр булса да халык белән аралашырга тиеш.
Миңа аеруча Радий Фәрит улының үзенең хаталарын танып, курыкмыйча, ничек бар, шулай сөйләве ошады. Димәк, ул һәрнәрсәне ничек бар, шулай күрә белә.
Күтәрелгән мәсьәләләргә килгәндә, ярамаган урыннарда йортлар төзү һәм Куштауга кагылышлы сорауларны аерым игътибар белән тыңладым. Җитәкче халык фикере яклы булуын ачыктан-ачык күрсәтте.
Билгеле, Радий Хәбиров әлеге вазыйфада әле озак эшләми, әмма бу вакыт эчендә республика зур үзгәрешләр кичерде. Конференция вакытында ул үзе дә республикага эшкә түгел, хезмәт итәргә кайтуын белдерде. Гомумән, әлеге чара халык белән җитәкчелек арасындагы өзелә башлаган бәйләнешне янә ныгытты, - диде ул.
Фото: социаль челтәрләрдән
Читайте нас: