+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 декабрь 2020, 13:10

Владимир Путин Радий Хәбировны Яңа ел белән котлады

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка якынлашып килүче Яңа ел белән котлау юллады. Анда болай диелә:

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка якынлашып килүче Яңа ел белән котлау юллады. Анда болай диелә:
"Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Яңа 2021 ел белән котлыйм.
Бу искиткеч бәйрәм безгә могҗиза һәм тылсым атмосферасын бүләк итә, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз белән рухи аралашуны җылыта. Бөтен кыенлыкларХны да җиңеп чыгачагыбызга ышаныч бирә. Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы булсын, иҗади уңышлар һәм изге эшләр белән истә калсын. Нык сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим.
Владимир Путин".
Радий Хәбировны шулай ук, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров котладылар.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: