АКШ конгрессы вәкилләре палатасы спикеры Нэнси Пелоси АКШ Президенты Дональд Трампны “Русиядәге хезмәттәше Владимир Путинның хезмәтчесе” дип атаган. Мондый фикерен ул CBS News эфирында белдергән.
Америка ведомстволарына юнәлтелгән киберһөҗүмнәр (аларны Русиягә япсаралар) турында фикер йөрткәндә Пелоси дәүләт башлыгының моңа бернинди дә реакциясе булмауга ачу белдергән.
“Русиялеләрнең Президент Трампка нинди кызыксынуы бардыр – шәхси, сәяси, финанс өлкәсендәме, белмим. АКШ Президентының бу дәрәҗәдә Путин хезмәтчесе булуына башка аңлатмам юк”, – дип ассызыклаган ул.
5 гыйнварда ФБР АКШның федераль учреждениеләренә киң күләмдәге киберһөҗүм зур ихтималлык өлеше белән Русиядән булырга мөмкин икәнен белдерде. Киберһөҗүм барышында “дистәгә якын хөкүмәт структурасы каза күргән”.
Вашингтонда һөҗүмнең максаты ниндидер разведка күрсәткечләрен белү булгандыр дип фаразлыйлар. Мәскәү гаепләүләрне кире кага һәм аларны нигезсез дип саный.
Фото: Erin Scott
/ Reuters