+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 гыйнвар 2021, 07:55

Бузованың үзенә карата Путинның мөнәсәбәте хакында беләсе килә

Русия телевидение алып баручысы һәм җырчы Ольга Бузова Русия Президенты Владимир Путинның үзенә карата мөнәсәбәтен беләсе килүе хакында белдергән. Бу хакта ул “Комсомольская правда” гәзитенә биргән интервьюсында әйткән.

Бузова сүзләренчә, Путин аның өчен һәрвакыт идеал булган, чөнки аңа “безнең Президент кебек шундый көчле ир-егетләр” ошый. Җырчы Президентның хасиятле (харизматичный) кеше булуын билгеләгән һәм күп кызлар аңа гашыйк булгандыр, дип фаразлаган.
“Әгәр хәзер студиягә Владимир Путин килеп керсә, мин “Сез мине беләсезме? Сез миңа нинди мөнәсәбәттә?” дип сорар идем,” – дигән Ольга Бузова һәм үзе хакында яхшы фикер калдыру өчен Президент белән очрашуга озак әзерләнәчәген дә билгеләгән.
Моннан тыш, Бузова Алла Пугачева белән танышасы килүен әйткән, фатирындагы ремонтының кыйммәткә төшүенә зарланган.
Фото: @buzova86 / Instagram
Читайте нас