-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 гыйнвар 2021, 20:45

Азат Бадранов Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев белән очрашты

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев белән очрашты. Татарстан вице-премьерының Уфада эш сәфәре программасы ике көнгә исәпләнгән.

Вәсил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, бүген ул легендар разведчик, Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзин каберендә булган һәм Башкортстан җитәкчелегенә республикада сугыш геройларына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Азат Бадранов шулай ук Даян Мурзин кебек бөек шәхесләрнең ике дустанә республиканы - Башкортстан һәм Татарстанны берләштерү үрнәге булуын ассызыклады.
- Даян Мурзин - уникаль шәхес, Бөек Җиңү легендасы, аның биографиясе дистәләрчә серияле фильмга да сыеп бетмәс иде. Ул милләте буенча татар һәм Башкортстандагы барлык халыкларның горурлыгы булып тора, - дип билгеләде Башкортстан вице-премьеры.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Башкортстан Башлыгына һәм Хөкүмәтенә ике республика арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт әйтте һәм алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерде.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: