Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе, Русия Федераль милли-мәдәни башкортлар автономиясе Советы рәисе Лилия Гомәрова Русия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет составына керде.
Русия Президенты Владимир Путин Совет составын раслау турында Указга 2021 елның 22 гыйнварында кул куйган. Докумени хокук мәгълүматының рәсми порталында басылган.
Совет рәисе булып Президент үзе тора, аның составына Русия Федерацясе Президенты Хакимияте, Федерация Советы, Дәүләт думасы җитәкчелеге вәкилләре, федераль министрлык һәм ведомстволар, милли-мәдәни автономияләр, фәнни һәм башка оешмалар җитәкчеләре керә.
Совет Русия Президенты каршындагы киңәшмә һәм консультация органы булып тора һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү, Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрне билгеләү буенча тәкъдимнәрне әзерләү максатында оештырылган.
“Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасына беренче килгән вакытларында халык арасында популярлашып киткән җөмлә әйтте: “...Башкортсанда, су тамчысындагы кебек, барлык мәдәни, дини, телләр төрлелеге, халыклар дуслыгы белән безнең бөтен Русия чагыла”. Һәм бүген бу юнәлештәге эш чынлап та бик мөһим булып тора. Мәдәниятне, милли сәясәтне үстерү һәм телләр төрлелеген саклап калу бүген Русия Федерациясе Конституциясендә расланган. Әлбәттә, федераль милли-мәдәни башкортлар автономиясенең хәзер югары дәрәҗәдә үз проектларын һәм тәкъдимнәрен күрсәтә алуы бик мәртәбәле. Без иң баштан “Безнең көч – бердәмлектә, бердәмлек – төрлелектә” девизына таянып эшләдек. Автономиянең гомумфедераль эш тәртибенә актив кушылачагына һәм милләтара татулык, илебез чәчәк атуына үз өлешен кертәчәгенә ышанам”, – диде сенатор.