- Үзенең Юлламасында Радий Хәбиров узган елдагы уңышларны барлады, авырлыкларны искә алды. Миңа аның уңашлар турында гына түгел, ә республиканың нинди авырлыклар белән очрашуы тукрында да җентекләп сөйләве ошады. Шул рәвешле, көтелгән нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булмавын да билгеләде ул. Бу җитешсезлекләрне ул агымдагы елда юк итү бурычын куйды. Шул ук БашРТС эшчәнлеге һәм башкаларны телгә алды ул. Уңышсызлыкларны күрү - көчле кешеләр сыйфаты ул. Республика Башлыгы, чыннан да, көчле, төпле фикерле булуын янә бер тапкыр исбат итте.
Юлламаның икенче өлшендә республика үсеше стратегиясен дә ишеттек. Безнең максат бер - республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын үстерү. Менә бу стратегия шул ук хаталарны булдырмаска һәм дөрес юнәлеш алырга ярдәм итәчәк, - диде ул.