+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2021, 17:35

“Яктылыкка чыгарга вакыт”

28 гыйнварда республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветерннар эше комитеты рәисе урынбасары, Ковидка каршы ситуацион үзәк координаторы Римма Үтәшева документка карата үз фикерләрен белдерде.

— Бу Юлламаны күптән көткән идек. Һәм менә, пандемия белән хәлләр берникадәр үзгәргәч, республика Башлыгы аны җиткерде. Без инде озак вакыт коронавирус белән көрәшәбез, ниһаять, аның таралу үсеше тукталды. Хәзер инде безгә тернәкләнү турында уйларга кирәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та бүген башлыча шуның турында сүз алып барды. Әлбәттә, бу катлаулы чорда, тәү чиратта, табибларның һәм укытучыларның эшчәнлеген ассызыкларга кирәк. Әмма сәнәгать тиешенчә үсешми икән, аларның да эшчәнлегенә зыян килә. Безгә пандемиягә кадәр булган барлык яхшы традицияләрне тергезергә кирәк.
Радий Хәбиров та бүген сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү турында сөйләде. Авылларда ФАПлар булдыруны, анда табибларны эшкә җибәрүне, диспансерлауны һәм башкаларны элекке эшчәнлегенә кайтарырга кирәклеген әйтте ул. Шул ук вакытта, мәктәпләрдә санлы технологияне үстерү, укучыларның укытучы белән күзгә-күз карап аралашуы, аларның туклануы да борчый аны бүген. Әйе, безнең югалтулар да бар, күпләребез бу авырудан әле дә интегә. Ләкин безгә инде бу этапны узып, яңадан яши башларга өйрәнергә кирәк. Ә бу — бер-беребезгә ярдәмләшкән хәлдә генә җиңел булачак. Республика Башлыгы да чыгышында республиканың бердәм халкына рәхмәтен җиткерде.
Бүген безне демография хәле дә борчый. Әлбәттә, бу тууымны үстерүгә генә түгел, яшәү өчен уңайлы шартлар булуга да турыдан-туры бәйле. Төрле өлкәләрдә төзелеш баруын искә алуы әлеге мәсьәләнең дә хәл ителүен күрсәтә. Балалар тулы гаиләләрдә яшәргә, аларның сәламәтлеге нык булырга тиеш. Шуңа да профилактика эшләрен киләчәктә дә дәвам итәргә туры киләчәк әле.
Гомумән, Радий Хәбировның бу Юлламасын мин “яктылык” дип атар идем. Безгә караңгы тонельдән янә якты тормышка чыгарга кирәк. Ә Радий Хәбиров шул яктылыкны бүген кабызды, - диде Римма Әмир кызы.

Фото: moi-goda.ru
Читайте нас: