Республика Парламенты Рәисе Константин Толкачев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына, башкарма власть органнарына, киң җәмәгатьчелеккә Юлламасы турында үз фикерен белдерде.
– Республика Башлыгы пандемия белән бәйле катлаулы вакытта төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте, – диде Константин Толкачев. – Авырлыкларга карамастан, без аны зур югалтуларсыз үтәбез. Объектив сәбәпләр аркасында узган елгы Юлламада билгеләнгән барлык перспектив бурычлар да тулы күләмдә үтәлмәде. Шуңа карамастан, республика тотрыклы үсешә, ә кайбер тармаклар күрсәткечләре шатландыра. Юллама-2021 аеруча кешелекле булды. Ул депутатлар корпусына гына түгел, ә барыннан да элек, Башкортстан халкына юнәлтелде. Медиклар һәм волонтерлар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте аеруча билгеләнде.
Константин Толкачев Юлламада якын киләчәктә төбәкне үстерү стратегиясе барлыгын билгеләп үтте.
- Бөтен төп өлкәләр: медицина, мәгариф, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, юл комплексы, хезмәт базары кагылды, - диде парламент спикеры. - Шул ук вакытта республика Башлыгы уңышлы үсеш турында гына түгел, ә сыйфат ягыннан яңа үсеш, фән казанышлары булган тармакларны үстерүгә һәм инвестиция потенциалын гамәлгә ашыруга нигезләнгән яңа дәрәҗәдәге сәнәгать икътисады формалаштыру турында да сөйләде. Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча бурычлар куелды. Бу зур, амбициоз планнар, әмма безнең һәркайсыбыз үз урынында аларның казанышлары өчен көч куйса, барысы да килеп чыгачак. Депутатлар корпусы үз ягыннан билгеләнгән үзгәрешләрне законнар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Бер генә яңгыраган идея дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.
Фото: “Башинформ”