+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар 2021, 21:10

"Халыкка тиешле шартлар булдырырга кирәк..."

Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында узган елда Нефтекамада Парк урамындагы 6, 8 һәм 10нчы күпфатирлы йортлар территориясен төзекләндергәннәр.

Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында узган елда Нефтекамада Парк урамындагы 6, 8 һәм 10нчы күпфатирлы йортлар территориясен төзекләндергәннәр.
Шәһәргә эш сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров алар белән танышты. Биредә 5 800 квадрат метрдан артык асфальт түшәлгән, ике балалар һәм спорт мәйданчыгы, шулай ук тренажерлар зонасы һәм футбол мәйданчыгы төзекләндерелгән. Эшләрнең бәясе 39,7 миллион сум тәшкил иткән. Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, агымдагы елда шәһәрдә сигез ихата территориясе төзекләндереләчәк. Радий Хәбиров, төзекләндерү проектларын раслаганда, һичшиксез, халык фикерен исәпкә алырга кирәк, дип ассызыклады.
– Без елдан-ел ихаталарны яхшырак ясарга, төзекләндерү проектлары һәм заманча шәһәр мохитендәге яңа идеяләргә җавап бирүен күзәтергә тиеш, - диде республика җитәкчесе. - Нефтекама мине бу яктан сөендерде. – Нефтекаманың перспективалары зур, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, эш сәфәренә йомгак ясап.
– Шәһәр яшь, актив. Биредә икътисад, шул исәптән катлаулы заманча производстволар, машина төзелеше энергияле үсеш ала. Ә бу - эш урыннары. Шуңа күрә яшьләр шәһәрдә кала, уңай миграцион динамика күзәтелә, туучылар саны арта. Халыкка тиешле шартлар булдырырга кирәк.
Фото:Башкортстан Башлыгы
Читайте нас: