Радий Хәбиров Нефтекамага эш сәфәре барышында шәһәр яшьләре белән очрашты һәм аның үженең протест акцияләренә мөнәсәбәте турындагы сорауга җавап бирде.
- Әйе, кайберәүләр чыкты. Мин аларны аңлыйм, риза булмасам да, акция дә законсыз иде. Бер БашРТСтан килгән квитанцияләр нәрсә тора. Кемдер канәгать түгел, тормышка ашмаган амбицияләре калган кешеләр чыкты. Структурасы бик төрле. Алар арасында балалар да бар иде.
Факт буенча сөйлим. Мин һәрвакыт әйтәм: сөйләшергә, проблемаларны хәл итәргә кирәк. Гомумән, кешеләр белән сөйләшүдән туктадык. Соңгы елны онлайн форматта үткәрдек. Уңай, файдалы эшләр күп булса да, кешеләрнең канәгатьсезлеге туплана килә. Аларга проблеманың ничек чишеләчәген аңлатырга кирәк.
Оештыручылар җәзага тартылачак, алар инде җәзасын алды. Тиздән барысы да тынычланыр, алга таба да эшләргә, аралашырга кирәк дип уйлыйм. Безнең яшьләр - миллион. Ә митингка бер–ике мең кеше чыкты. Безгә барыбызга да акыллырак булырга, ниндидер лозунглар белән митингларга йөрүдән туктарга кирәк. Дөнья хәзер шулкадәр үтә күренмәле. Һәм шуның кадәр мәгълүмат күп, шул исәптән бик пычрагы, ялганы да бар, - диде Радий Хәбиров.