-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар 2021, 00:45

"Территорияләр үсеше мөһим"

Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Александр Дегтярев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәк парламентына Юлламасындагы чыгышында төп фикерләрне билгеләде.

Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Александр Дегтярев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның төбәк парламентына Юлламасындагы чыгышында төп фикерләрне билгеләде.
“Юлламада территорияләрнең балансланган үсеш темасы кызыл җеп булып бара. Бу юнәлештәге тикшеренүләрне Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә безнең Стратегик тикшеренүләр институтының яшь галимнәре алып барды”, – диде белгеч.
Ул авыл территорияләренә, шәһәр агломерацияләренә ярдәм һәм төбәк үсеше полюсларын билгеләү төбәкнең стратегик үсешенә юнәлтелгән тулы бер система булуын ассызыклады.
“Төбәк җитәкчесе басым ясаган Урал аръягын үстерү стратегиясе аның республиканың стратегик үсеше турындагы указларының логик дәвамы булып тора, шул исәптән “сентябрь указы”ныкы да, – диде Дегтярев. – Территорияләрне үстерү локаль субрегиональ үсеш үзәкләре булдыру белән генә чикләнми. Мәсәлән, Стәрлетамак һәм Сибай кебек. Спорт өчен инфраструктура үсеше планнарына карау да җитә: агымдагы елда гына да уналты физкультура-савыктыру үзәге төзеләчәк”.
Белгеч фикеренчә, республика Башлыгы ассызыклаган туризм үсеше үзәкләре Бөрҗән, Ирәмәл һәм “Башкортстан йөрәге” “Алтын йөзек”нең өлешен тәшкил итә.
“Бу билгеле өч үзәкнең туристик маршрутлар челтәре өчен нигез булачагына ышанам. Башкортстан Хөкүмәте кушуы буенча галимнәр юл буе хезмәтләндерүе объектларын урнаштыру өчен участоклар аудиты үткәрә”, – дип нәтиҗә ясады ул.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас в