Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин белән әңгәмә.
Республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан Краснокама районы – алдынгы, тотрыклы үсешүче районнарның берсе. Бай үткәне, матур бүгенгесе, якты киләчәге бар аның. Биредә уңган, булдыклы, сәләтле кешеләр яши. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин белән әңгәмәбез дә районның бүгенгесе һәм киләчәге хакында.
– Рөстәм Маратович, бөтен дөньяда пандемия игълан ителгәч, паралич суккандай, эшләр тукталыр кебек иде. Әмма район елны бик продуктив үткәрде, күләмле эшләр башкарылды. Кем әйтмешли, чәчәсе чәчелде, урасы урылды...
– Шөкер, авыл хуҗалыгы тармагы узган елны уңышлы тәмамлады. Районда 13 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы, өч кооператив авыл хуҗалыгы товарлары җитештерә. Аларның көче белән барлыгы 19,5 мең гектар мәйданнан 35,8 мең тонна ашлык җыеп алынды, гектар көче 19,3 центнер тәшкил итте. Кышка җитәрлек мал азыгы хәзерләнде. Тугыз ай йомгаклары буенча узган ел дәрәҗәсенә карата 105 процент тулай продукция җитештерелде. Бүгенгә терлекләр саны 12275 баш тәшкил итә, һәм бу, узган елдагы шушы чор белән чагыштырганда, 6,7 процентка күбрәк. Терлекләрнең күбесе “Алга” токымчылык заводында, “Заря”, “Раздолье”, “Восход” хуҗалыкларында асрала. Рәсимә Гыйльфанова, Рөстәм Шакиров һәм башкаларның крестьян-фермер хуҗалыклары уңышлы эшли. Ташкиново кошчылык фабрикасы эшчәнлеген тергезү нәтиҗәсендә районда ит җитештерү өч тапкыр артты.
Ел башыннан Хаҗи сөт заводы эшләп китәр дип өмет итәбез, аның җитештерүчәнлеге – көненә 20 тонна сөт. Биредә каймак, кефир, эремчек һәм башка төрле сөт ризыклары җитештереләчәк. Планда – район территориясендә эре терлекчелек комплексы төзү. Шөкер, эштән курыкмыйбыз, һәр проблеманың чишелеше бар, иренмәскә генә кирәк. Һәр авырлык, һәр каршылык, һәм аларны җиңү – үзе бер сынау, тәҗрибә ул.
– Төзелеш һәм төзекләндерү буенча да бик күп эш башкарылды...
– Районда федераль һәм республика максатлы программалары буенча күләмле эш алып барыла. Ел башында ук район үзәгенең түбән өлешен төзекләндерү буенча “Николо-Березовка: өйгә кайту” проектының “Кече шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру” Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыгуын зур уңыш дип саныйм. Командабызның тырышлыгы бушка китмәде. Алдыбызда Кама яры буен арытаба төзекләндерү һәм пирс, пляж кору, Березовка елгасы аша парктан гыйбадәтханәгә кадәр күпер салу һәм башка проектларны тормышка ашыру бурычы тора. Өч ел эчендә федераль һәм республика бюджетларыннан әлеге проектны тормышка ашыру өчен якынча 200 миллион сум акча җәлеп ителәчәк.
Төзелешләр күп булды, елның соңгы көннәрендә Куян авылында балалар бакчасын файдалануга тапшырдык, шулай ук республикада беренчеләрдән булып “Башкортстан ихаталары” программасы буенча эшне тәмамладык, подъездларны ремонтлау буенча еллык планны үтәдек, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерер өчен тәгаенләнгән өч катлы йортны ремонтладык.
Узган елда Җиңү паркын төзекләндерә башладык, тротуар салдык, алдагы елда сәхнә һәм сәүдә өчен балалар уен мәйданчыклары төзеләчәк, кече архитектура формалары, арт-объектлар куелачак, фонарьлар алыштырылачак. Теләгебез – паркны мәдәни ял итү урынына әйләндерү. Әйткәндәй, Николо-Березовканың чиркәү янындагы өлешендә дә сәхнә урнаштырырга ниятлибез, биредә республика күләмендәге бәйрәмнәр уза, шартлар тудырылырга тиеш. Социаль объектларга былтыр игътибар зур булды, Раздолье, Яңа Каенлык авылларында медицина учреждениеләрен яңа биналарга күчердек. Шундый ук эшне Иске Моштыда да планлаштырабыз. Күпербашта күптән түгел модульле ФАП ачтык. Шулай ук авылларда мәдәният йортларын, клубларны төзекләндерү буенча киң эш җәелдердек: Яңа Нугайда, Илестанбәттә түбә алыштырдык. Түбән Такыя клубында тәрәзәләрне яңарттык, Яңа Актанышбаш авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясадык. Яңа Бөртек, Баръязыбаш авылларында да үзгәрешләр булды. Күптән яңа, заманча мәдәният йорты көткән Яңа Кабан һәм Мүзәк авылларында мәдәният йорты төзү 2024 елга кадәр республика программасына кертелгән. Иске Янъегет, Ялгызнарат авылларында мәчет ачылу белән дә горурлана алабыз.
Шулай ук безнең район “Бердәм Русия” партиясе проектларында актив катнаша. Әйтик, быел бу уңайдан 2,8 миллион сумлык эшләр башкарылды, алдагы елга да шундый ук сумма билгеләнде. Димәк, авылларда проблемаларны чишүне дәвам итәчәкбез. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында да авыл биләмәләре теләп катнаша. Башкарыласы эшләрдән район үзәгендә яшьләр эшләре буенча комитет бинасына капиталь ремонт үткәрәсе, Николо-Березовка мәктәбен тышкы яктан җылытасы, ипподром территориясен төзекләндерәсе, су үтми торган түбәле сәхнә корасы бар. Алда торган иң күләмле эш – күпфатирлы йортларга ремонт үткәрү. Аеруча панельле йортларны тыштан җылытырга кирәк.
– Юллар торышы – көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып кала. Бу уңайдан ни әйтерсез?
– Юлларны әкренләп төзекләндерәбез. Узган елда Арлан белән Әшит авыллары арасындагы 12 километр юл ремонтланды, бу эшләр 22,5 миллион сумга төште. Еноктай авылы янындагы җимерек хәлгә килгән күперне ремонтладык. Узган елда “Туган урамым” республика программасы буенча Яңа Кабан авылында Үзәк урамга асфальт салынды. Шулай ук Нефтекама–Николо-Березовка юлына асфальт җәюне төгәлләдек, район үзәгендә юлларны тәртипкә китердек. Әле менә Төзүчеләр урамында капиталь ремонт ясауга проектка заказ бирдек – эшләрнең башкарганы да, башкарасы да күп.
– Юл, газ, су – авылларда иң төп тема инде ул. Торак пунктларны су белән тәэмин итү буенча проблемалар юкмы?
– Бу мәсьәләләр – безнең эштә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Су тәэминатына килгәндә, әлеге вакытта Иске Бура, Мурзино, Редькино, Мүзәк авылларында суүткәргечләр төзү буенча берьюлы ике проект гамәлгә ашырыла.
– Соңгы елларда чүп реформасы турында сүзләр күп булды. Бу уңайдан районда эшләр җайга салындымы?
– Әйе, эшләр җайланып килә, дияргә ярый. “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторында җитәкче үзгәрде. Елның икенче яртысында алар график буенча эшләп китте, чүпне вакытында чыгара башладылар, халыктан шикаятьләр азайды. Без исә үзебезгә бәйлеләрен эшләдек, 808 евроконтейнер кайтардык, авылларда контейнерлар кую өчен мәйданчыклар корыла.
– Районда үткән “Эшкуарлык сәгате” бик күпләргә үз эшен ачуда ярдәм итте. Бу турыда да бераз сөйләп китсәгез иде?
– Әйе, “Эшкуарлык сәгать”ләрендә бизнес проектларын тикшереп, теге яки бу башлангыч белән чыгучыларга акчалата яисә башка төрле ярдәм күрсәтү турында карарлар кабул итәбез. Ел дәвамында 40 “Эшкуарлык сәгате” үткәрелде, аларда фермерлык хуҗалыгын үстерүдән башлап төрле юнәлештәге 43 проект тикшерелде. “Краснокама районында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмне арттыру” муниципаль программасы кысаларында 11 проектка 2 миллион 400 мең сумлык ярдәм күрсәтеләчәк.
– Узган ел район өчен юбилейларга бай булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгыннан тыш, Краснокама районы – 90 еллыгын, Николо-Березовка 470 еллыгын билгеләп үтте.
– Әйе, бу истәлекле вакыйгаларны киң билгеләп үттек. Бөек Җиңүгә багышланган чаралар районда күп булды. Әйткәндәй, “Җиңү салюты” фестивалендә катнашып, республика буенча беренче урын алдык.
Кызганычка каршы, районда иң соңгы сугыш ветераны Гасим Гайсин бакыйлыкка күчте. Шунысы бераз тынычландыра – без аны бу олы бәйрәм белән җылы итеп котладык, урыны оҗмахта булсын инде!
– Чыннан да бик күп эшләр башкарылган, димәк, Сезнең командагыз ныклы, көчле?
– Әйе, барыбыз да бер якка карап эшлибез, бер максатка омтылабыз. Депутатларга, авыл биләмәләре башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәтем зур – барысы да тырышып эшли. Эш йомгаклары буенча Куян авыл биләмәсе ел саен үткәрелә торган “Иң яхшы муниципаль берәмлек” республика конкурсының “Нәтиҗәле кире элемтә булдыру” номинациясендә өченче урынга чыкты һәм бүләккә республика бюджетыннан 200 мең сум акча алды. Арлан авыл биләмәсе “Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенрусия конкурсының “Шәһәр төзү сәясәте, халык көнкүрешенең уңайлы мохитен булдыру һәм торак-коммуналь хуҗалык үсеше” номинациясендә катнашып, икенче урын алды, приз фонды 720 мең сум тәшкил итте. Шулай ук республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә: Башкортстаныбыз көннән-көн матурлана, ныгый, күркәмләнә. Инде алдагы еллар имин булсын дип кенә телисе кала.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Уңышлар Сезгә!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Гөлнара Гыйлемханова әңгәмәләште.