+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2021, 11:55

“Юллама чиновниклар өчен түгел, ә кешеләр өчен”

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров төбәк халкына ниләр вәгъдәләде һәм нинди бурыч-максатлар куйды?

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров төбәк халкына ниләр вәгъдәләде һәм нинди бурыч-максатлар куйды?

28 гыйнварда республика Башлыгы узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында чираттагы Юллама белән чыгыш ясады. Рәсми рәвештә бу — Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына, асылда республиканың һәр кешесенә мөрәҗәгать булып тора. Без республика халкы өчен иң мөһим тезисларны барладык.

Җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясау

— Җылылык өчен факт буенча түләүгә күчү фатирларны “артык җылыту”, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан дөрес исәп-хисап ясалмауга бәйле күп кенә шикаятьләргә сәбәпче булды. Чыннан да, күп кенә фактлар расланды. Хаталар җибәрелгән урыннарда, аларны төзәтеп, кеше-ләргә акчаны кире кайтарачаклар. Мондый хәл кабатланырга тиеш түгел. Мин күрсәтмә бирдем. Бу мәсьәлә минем контрольдә.

Коронавирусны җиңәргә

— Кешелек теләсә нинди куркыныч вируслардан да көчлерәк. Безнең республика авыр сынауларны күп тапкырлар җиңеп чыкты. Республика халкы зур җаваплылык күрсәткәнгә күрә, без хәлне үзгәртә алдык һәм бүгенге көннән ковидка каршы чикләүләрне акрынлап гамәлдән чыгара башлыйбыз. Якын арада бер ел инде кешечә яшәргә комачаулаучы бу зәхмәттән котылырга тиешбез. Моның өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Иң мөһиме — мотлак прививка яса­ту. Мин аны үземдә сынап карадым һәм үземне бик яхшы хис итәм. Хәзер республикага вакци­наның зур партияләре кайтарыла. Күпләребезнең үз иммунитеты ни-кадәр тизрәк барлыкка килсә, республика шулкадәр тизрәк “күмәк им­мунитетка” ия булачак. Шул чакта без гадәти тормышка әйләнеп кайтачакбыз.

Һәр районда яңа бассейннар төзергә

— Без Башкортстанның җиңү традицияләре һәм данлыклы исем-нәре булган алдынгы спорт төбәк-ләренең берсе булуы белән горурланабыз. Ике ел эчендә өч үзәк — шорт-трек, спортча йөзү, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге буенча зур үзәк төзедек, Уфада — “Нефтяник” бассейны, Нефтекамада — стадион һәм Әлшәй районында бассейнлы ФОК ачтык. 2024 елга тагын 25 метрлы 16 бассейн төзиячәкбез, барлык район үзәклә­рендә һәм шәһәрлә­ребездә балаларны йөзәргә өйрәтә­чәкбез, дистә-ләгән мәктәпне спорт заллары һәм көрәш келәмнәре белән җиһаз­ландыра­чакбыз.

Туымны арттырырга

— Тискәре трендны үзгәртә алдык — бездә 2019 елдагы кадәр үк бала туды. Быел тагын да күбрәк туачак, дип ышанам. Гаиләләрдә өченче, дүртенче, бишенче балалар саны арту аеруча сөендерә. Яңа кеше туудан да мөһимрәк нәрсә бар?! Бу чын бәхет, аны берни белән дә чагыштырып булмый.

Торакны тагын да күбрәк төзергә

— Былтыр 100 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Бу яңа йортларда шат балалар тавышы яңгырап торсын. Торак төзү күләмен алга таба да арттырачакбыз. Безнең республикада авыл ипотекасы программасы кредитлар саны һәм бирелгән акча күләме буенча илдә иң уңышлы булып чыкты.
Президент Владимир Путин башлангычы белән, 2024 елга кадәр без торак төзелеше инфраструктурасын үстерүгә 8,5 миллиард сум акча алачакбыз. 2024 елга “алданган өлешчеләр” проблемасын тулысынча хәл итәчәкбез. Бу максатта федераль бюджетта 6 миллиард сумнан артык акча салынган да инде.

Барлык мәктәпләргә дә Интернет үткәрергә

— Без мәктәпләрне актив рәвештә югары тизлекле Интернетка тоташтырабыз. Шуның нәти­җәсендә укучыларны дистанцион укытуга уңышлы күчерә алдык. Әм-ма барысын да түгел, аеруча ерак авылларда мәсьәлә ачык кала. Бу ел ахырына безнең барлык мәктәп-ләр, шулай ук аз кеше яшәгән 262 торак пункт һәм 500 ФАП Интернетка тоташтырылырга тиеш. 2024 елга кадәр без республиканың барлык торак пунктларын Интернетка тоташтырачакбыз.

Урал аръягына игътибар

— Хәзер без Урал аръягын үстерүнең яңа стратегиясен эшлибез, аңа төбәкнең транспорт һәм энергетика системасын ныгыту мәсьәләләре кертеләчәк. Мартта “Цемикс” компаниясенең коры төзелеш катнашмалары һәм ак цемент җитештерү заводы ачылачак. Русия дәрәҗәсендә әһәмияткә ия бу производство Урал аръягы сәнәгать үсешенең куәтле ноктасы булачак. “Сибай — Сара” тимер юлын төзүне планлаштырабыз, ул Казахстан чикләренә кадәр йөк ташу юлын кыскартачак. Сибайда 500 киловольт куәтле электр подстанциясен төзиячәкбез. Тагын 25 социаль объект — мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, ФАПлар, Акъяр авылында бассейн, Баймакта Боз аренасы һәм башка бик күп объектларны сафка кер­тәчәкбез.

Авыл халкына сәүдә базарына чыгарга мөмкинлек тудыру

— Пандемия чорында бездә бер генә товарга да кытлык булма­ды. Шуңа карамастан, җитеш-терүчеләрнең, эшкәртүчеләрнең һәм сәүдә оешмаларының “басудан алып, киштәгә кадәр” принцибы буенча үзара хезмәттәшлеген җайга салырга кирәк. Югары уңыш бер рекорд белән генә чикләнмәскә, безнең күрсәткечләребез һәр елны яхшы булырга тиеш. Мин безнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдына 2024 елга бөртеклеләр уңы-шын 5 миллион тоннага җиткерү бурычын куям.
Читайте нас: