Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 февраль 2021, 19:05

"Туган көнегез белән котлыйм!..."

Русия Президенты Владимир Путин Көньяк Осетия Башлыгы Анатолий Бибиловны туган көне белән котлады, дип хәбәр итә Президент Хакимияте матбугат хезмәте.

Русия Президенты Владимир Путин Көньяк Осетия Башлыгы Анатолий Бибиловны туган көне белән котлады, дип хәбәр итә Президент Хакимияте матбугат хезмәте.

Аңа бүген 51 яшь тулды.

"Хөрмәтле Анатолий Ильич, туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез", - диелә котлау телеграммасында.

Путин ассызыклаганча, Русиядә Бибиловның ике арадагы дустанә мөнәсәбәтләрне һәм интеграцион элемтәләрне үстерү буенча тырышлыгын югары бәялиләр.

"Ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча безнең конструктив диалогыбызны һәм уртак эшебезне дәвам итүгә өметләнәм", - дип билгеләп үтте Русия лидеры.

Вадимир Путин коллегасына ныклы тазалык, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде. Русия лидеры сүзләренә караганда, Бибилов җитәкчелегендә Көньяк Осетия зур үсеш алыр дигән өмет бар.

Фото: РИА Новости
Читайте нас в