+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 февраль 2021, 20:05

Башкортстан Башлыгы Топ-4 медиарейтингына керде

Радий Хәбиров Рамзан Кадыйровны һәм Рөстәм Миңнехановны узып китте.

Радий Хәбиров Рамзан Кадыйровны һәм Рөстәм Миңнехановны узып китте.
"Медиалогия" компаниясе гыйнвар аенда Русия губернаторлары рейтингын әзерләгән. Башкортстан Башлыгы анда дүртенче урынны алды, ә Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары рейтингында - беренче.
Гомум рейтингта беренче урында - Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә - Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев. Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов - өченче урында. Гомумән рейтингта Башкортстан Башлыгы Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны бер юлга узып китте. Күрше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рейтингның 9нчы юлына чыкты.
"Медиалогия" компаниясе Радий Хәбировны беренче урынга нәрсә китерүен аңлата. Иң яңгыравыклы инфосәбәпләр арасында Башкортстанда антиковид паспортлары кертү идеясе бар. Аларны СОVID-19 кичергән һәм антитәнчекләре булган кешеләр, шулай ук Башкортстанның вакцинациналанган халкы алырга тиеш. Тиздән власть концепцияне үзгәртергә һәм паспортны QR-код белән алмаштырырга карар кылды. Корылтайга Юлламасын тәкъдим итү барышында республика җитәкчесе 28 гыйнвардан төбәктә коронавирус инфекциясе таралу аркасында элек кертелгән чикләү чараларының этаплап киметелүе турында хәбәр итте.
Шулай ук Радий Хәбиров республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һәм Уфа мэриясенең 8 гыйнвардан башланган шәһәргә керү юлында юлүткәргечне ремонтлау эшләренә әзерлеген тәнкыйтьләде.
Фото: utv.ru
Читайте нас: