+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 февраль 2021, 16:45

Русиядә Дипломатик хезмәткәр көне билгеләнә

Бүген Русия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Дипломатик хезмәткәр көнен билгеләп үтә.

Бүген Русия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен - Дипломатик хезмәткәр көнен билгеләп үтә.

Традиция буенча, һөнәри бәйрәм - башкарылганнарны бәяләү, эшкә йомгак ясау һәм эшчәнлекнең киләчәк юнәлешен билгеләү өчен сәбәп ул. Безнең дипломатларның нинди уңышларга ирешүе турында Русия Тышкы эшләр министрлыгының Уфадагы вәкиле Венер Галиәкбәров сөйләде.

“Русия дипломатиясенең 2020 елдагы эшенә йомгаклар тышкы эшләр министры Сергей Лавров тарафыннан 18 гыйнварда Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә ясалды. Тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы үз чыгышында узган чорны Русия дипломатиясе позицияләренең алга таба ныгуы, аның яңа полиентрик халыкара системаны формалаштыру процессларына йогынты ясау мөмкинлекләре турында бәян итте.

Министр билгеләп үткәнчә, яңа коронавирус инфекциясе таралу аралашуның барлык формаларына, бигрәк тә туры элемтәләргә җитди зыян салган. Бу күп кенә илләрнең иҗтимагый аңында җитди үзгәрешләр тудырды. Пандемия халыкара мөнәсәбәтләр системасында трансформация процессларына көчле импульс бирде, әйдәүче державаларның дөнья төзелеше принципларын билгеләү, сыйфатлы, яңа, югары көндәшле геосәяси тирәлек формалаштыру хокукы өчен көндәшлеген кискенләштерде.

Форсаттан файдаланып, бүген Җир шарының төрле почмакларында хезмәт куючы Башкортстаннан чыккан дипломатларны, шулай ук Русия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Азамат Колмөхәммәтовны һәм безнең дипломатик хезмәт ветераннары Ришат Халиковны һәм Зиннур Мәрдановны котлыйм, барысына да сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телим!” - дип белдерде ул.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: