Баймак районының V чакырылыш район советының алтынчы утырышы булды.
Район советы эшчәнлеге турында совет рәисе Илдар Бәхтияров чыгыш ясады. 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында еллык хисап белән район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев доклады тыңланды.
Шулай ук республиканың социаль-икътисади үсеше турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдиновның чыгышы тәкъдим ителде.
Фәнис Әминев билгеләп үткәнчә, узган ел район, республика, ил өчен үзенчәлекле булды. Шуңа да карамастан, җитәкчеләрнең даими ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә районның социаль-икътисади үсеше тотрыклы, төп өстенлекле бурычлар үтәлгән.
Фото: baimak.bashkortostan.ru