+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 февраль 2021, 16:30

Игорь Комаров: “Сайлаулар ачык узарга тиеш”

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәре белән Саранск шәһәрендә булды. Иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр буенча киңәшмәдә бердәм тавыш бирү көнендә узачак власть органнарына сайлаулар турында фикер алышынды.

- Иң мөһиме, округта барлык дәрәҗәдәге сайлаулар ачык, көндәшле һәм легитим үтсен. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларны бердәм көндә үткәрү катнашучылар санын, шул исәптән кандидатлар һәм күзәтүчеләрне арттыруны аңлата. Сайлау процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм сайлау законнарын үтәү өчен хокук тәртибе органнарының һәм тиешле территориаль дәүләт властеның тиешле органнарының координацияләнгән гамәлләре кирәк, - диде Игорь Комаров.

Фото: pfo.gov.ru
Читайте нас: